Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Минтимер Шәймиев: Безгә рухи мирасыбызны тагын да тирәнрәк өйрәнергә кирәк

0
Минтимер Шәймиев: Безгә рухи мирасыбызны тагын да тирәнрәк өйрәнергә кирәк

Бүген Казан Кремлендә «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча «Яңарыш» Республика Фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Үзенең чыгышында ул рухи мирасыбызны тагын да тирәнрәк өйрәнергә кирәк булуын искәртте.

Алар арасында «Кара пулат» операсы авторлары һәм башкаручылары, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һ.б. бар иде.

«Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале 15-23 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында Россия төбәкләре, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре һәм Азия театрлары, иҗат берләшмәләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык сәнгать кәсепләре осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, модельерлар катнашында узды. Фестивальнең оештыручылары — Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» Республика фонды.

Минтимер Шәймиев бүген үз чыгышында тантанада катнашучыларга зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларны «бердәм команда» дип атады.

«Әгәр якын үткәнне искә төшерсәк, 10-12 ел элек без сезнең белән тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнә башладык, махсус фонд булдырдык һәм Болгар белән Зөяне яңадан торгыздык. Болар барысы да — безнең хәйриячеләр, безнең кешеләр һәм оешмалар, шулай ук Россиянең зур компанияләре куллары белән. Без Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм ил җитәкчелеге ярдәме, хәйриячеләр, зур һәм кече оешмаларның уртак эше, иҗади интеллигенция катнашында бергәләп төрле юнәлешләрдә бик күп нәрсә эшли алуыбызга инандык. Чыннан да, республика уңышлы үсә. Киләчәккә карап, эшне белеп, бурычлар куела. Һәм бу безнең бөтен күпмилләтле халкыбызны берләштерә», — диде ул.

«Ә эшнең безнең өлешенә килгәндә, без әле дә нинди файдалы, перспективалы эш белән шөгыльләнүебезне, бәлки, аңлап та бетермибездер. Хәзер шуны аңлау килде: матди мирасны яңадан торгызганда, без бер үк вакытта рухи үсешкә зур әһәмият бирергә тиеш.

Һәм бу юлы «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивален Болгарда үткәрүебез очраклы түгел. Чөнки без 10 ел дәвамында Болгарның матди яңарышын тәмамладык, хәзер рухи яңарышны торгызырга вакыт. Шуңа күрә, мәсәлән, заманча укылыштагы «Кара пулат» опера-легендасы барлыкка килде, ул югары бәя һәм бик зур танылу алды. Зөядә шулай ук моның өчен шартлар өлгергән һәм православие линиясе буенча күп эш алып барыла.

Без инде алдагы проектлар турында уйланабыз. Безнең өчен кадерле булган гасырлык мирасны торгызып, без матди булмаган мирасны, шул исәптән борынгы әсәрләрне өйрәнә һәм торгыза башлыйбыз. Безгә рухи мирасыбызны тагын да тирәнрәк өйрәнергә, мәдәни мирасның тормышыбыздагы әһәмиятен һәм ролен тирәнрәк аңларга омтылырга кирәк.

Мәсәлән, әгәр без Болгарны торгызмасак, Болгар җирендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын гомуми тану булмас иде. Безнең алда хәзер катлаулырак бурычлар, ул рухилык белән бәйле, безнең шушы чаралар аша һәр кешегә барып җитү. Безнең эшебез кызыклы. Шушы рухта күпне эшләп өлгерергә, ЮНЕСКОның барлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, алга таба эшне оештырырга кирәк», – дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Стартовал очный курс повышения квалификации для руководителей образовательных организаций по проекту «Наука в регионы 3.0»

Свыше 4 миллионов жителей Химок воспользовались автобусами весной

Понятия «бакалавр» в вузах России не будет со следующего года

Врач предупредила об опасности для здоровья «мясного клея» в продуктах