Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Чүпрәледә уналтынчы тапкыр «Мунчәли укулары» узды

0
Чүпрәледә уналтынчы тапкыр «Мунчәли укулары» узды

Чүпрәленең Мунчәли авылында быел да Мунчәли укулары узды. Чара 16нчы тапкыр үткәрелә һәм елдан-ел төбәкара дәрәҗәсе тагын да арта. Мунчәли укуларында илебезнең сигез төбәгеннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре җыелды, әлбәттә чарада республиканың дәрәҗәле кунаклары һәм районның мәчет-мәхәлләләреннән имамнар, мөслимәләр дә катнашты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Мунчәли укулары Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде һәм аның төп темасы да «Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дип исемләнгән иде.

Кунакларны каршы алу гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп, «Кыз урлау», «Никах уку», «Балага исем кушу», «Баланы сөннәткә утырту» кебек театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп алып барылды. Махсус палаткаларда район китапханәчеләре, крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре, район пенсионерлар берлеге вәкиилләре милли кием, ризыклар, дару үләннәре, аларны әзерләү, пешерү, киптерү серләре белән уртаклаштылар.

Мәйданның икенче ягындагы палаткаларда, шулай ук, Казан шәһәреннән килгән осталар тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, шәҗәрәләр ясау, дизайн-проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча мастр-класслар үткәрделәр.

Чүпрәле мөхтәсибәте дә дини җыенга үз өлешен кертеп, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балаларның чыгышларын тәкъдим итте. «Мәрҗән» тәрбия үзәгенә йөрүче балалар, коръән сүрәләре, догалар укыды, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарды. Программаны мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова әзерләгән иде.

Чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хазрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгырады, шулай ук, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






Защитник «Балтики» Андраде: «Идеально было бы остаться в РПЛ и выиграть Кубок России»

Первый международный день медитации состоится в «Царицыне». Relax FM приглашает

Отключения горячей воды начнутся в Москве с 20 мая

Крестивший Белоусова священник заявил о его честности и патриотизме