Зәйдә Курск дугасы бәрелешләрендә катнашкан ветераннарны котладылар
Бүгенге көндә Зәйдә Курск дугасында бәрелешләрендә катнашкан өч сугыш ветераны яши. Алар – Валентина Лыкова, Анна Моисеева, Леонид Мачтаков. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язалар.
Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, Валентина Лыкова, Анна Моиссева янында булдылар. Аларга бу сугышта катнашканда 20 яшь булган. Барлык авырлыкларны җиңеп, алар илгә җиңү яулауда үзләреннән зур өлеш керткән.
Моннан 80 ел элек — 1943 елның 5 июлендә Бөек Ватан сугышында иң мөһим бәрелешләренең берсе — Курск дугасында сугыш башлана. Сугыш 1943 елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган көрәш дөнья тарихында иң зур танклар сугышы буларак тарихка кереп калды. Канкойгыч бәрелешләр нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре җиңүгә ирешә. Тик әлеге җиңү җиңел бирелми. Совет гаскәрләренең югалтулары 860 меңнән артык сугышчы, алты мең танк, 5,2 мең корал һәм миномет, 1,6 мең самолет белән исәпләнә.
«Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветераннары илебезнең чын патриотлары, батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора. Аларга хәзер 100 яшь, алар һаман да көчле рухлы, диелгән хәбәрдә.