Пригожин бизнес-джеты һәлакәте факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан
Бүген Тверь өлкәсендә булган Embraer самолеты һәлакәте факты буенча Россия Тикшерү комитетының Баш Тикшерү идарәсе РФ Җинаять Кодексының «һава транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Вакыйга урынына тикшерү төркеме китте, барлык кирәкле суд экспертизалары билгеләнәчәк, авиаһәлакәт сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү чаралары комплексы үткәреләчәк», — дип билгеләп үтәләр Тикшерү комитетында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Тверь өлкәсендә Мәскәү-Петербург рейсы белән очкан Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә юлыкты. Борттагы ун кешенең барысы да һәлак булган. Пассажирлар исемлегендә Евгений Пригожинның исем-фамилиясе дә бар.