Миңнуллина: Россия төбәкләреннән Татарстан икътисадына инвестицияләр өч тапкыр артты
Татарстан икътисадына Россиянең башка төбәкләреннән кергән инвестицияләр өч тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең министрлык һәм ведомство вәкилләре белән очрашуында хәбәр итте.
«Бездә стагнация яки түбән төшү булыр, дип көткән идем, ләкин барысы да киресенчә килеп чыкты. Без Россия Федерациясе субъектларыннан инвестицияләр буенча өч тапкырга үстек», — дип белдерде Миңнуллина.
Ул билгеләп үткәнчә, бу хәл көнбатыш җитештерүчеләренең китүе сәбәпле килеп чыккан. Нәтиҗәдә, киткән компанияләр биләгән урынга үзебезнең ил җитештерүчеләре килгән.
«Инвестиция ситуациясе, әлбәттә, катлаулы, ләкин без чит ил инвестицияләреннән кала, барлык күрсәткечләрдә диярлек үсеш күрәбез. Хәзерге вакытта безгә керүче чит ил компанияләре — күбесе Азия илләреннән. Кытай һәм Төркия бик күп», — дип өстәде агентлык җитәкчесе.
Миңнуллина сүзләренә караганда, буш урыннарны биләр өчен әлегә эшмәкәрләрнең вакыты бар, әмма бер-ике елдан Россия һәм чит ил җитештерүчеләре киткән фирмаларны тулысынча алыштырачак.