Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Миңнеханов Менделеевскида капиталь ремонттан соң яңартылган лицейны бәяләде

0
Миңнеханов Менделеевскида капиталь ремонттан соң яңартылган лицейны бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районына сәфәре барышында «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда булды — анда капиталь ремонт үткәрелгән.

Мәгариф учреждениесендә химия, биология, физика кабинетлары яңартылган. Моннан тыш, интерьер тулысынча яңартылып, уку кабинетлары модернизацияләнгән һәм профильле предмет кабинетлары җиһазландырылган. Классларны яңарту һәм комплектлауда финанс ярдәмен «Аммоний» компаниясе күрсәткән.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республика җитәкчесе шулай ук лицей янындагы төзекләндерелгән Интернационалчылар бульварында булды. «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды башлыгы Наилә Зиннәтуллина объектның шәһәр халкы өчен Менделеевскиның көньяк өлешендәге Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараеннан алып, тыныч районнарына кадәр төп транзит ролен башкаруын сөйләде. Ике ел дәвам иткән төзекләндерү барышында өслекләр алыштырыла, навес, ярминкә павильоннары, күп санлы эскәмия һәм чүп савытлары урнаштырыла.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районының капиталь ремонт үткәрелгән хәрби комиссариатын карады, шулай ук «Аммоний» заводында чистарту реагентлары җитештерүгә әзерлекне тикшерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






В Москве презентован сборник произведений русской писательницы на армянскую тематику «Араратское время»

Пермь обогнала Москву по росту цены бизнес-ланча

Зоопарк Удмуртии передал Приамурью яйца с эмбрионами японских журавлей

Baza: Поезд сошел с рельсов в Волгоградской области из-за атаки дрона