Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Миңнеханов Зәйдә ветеран Леонид Мачтаковны йөз яшьлек юбилее белән котлады

0

Бөек Ватан сугышында катнашкан хезмәт ветераны Леонид Мачтаков 18 августта үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген Зәй шәһәрендә командировкада булган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны бәйрәме белән котлады.

«Сугышта катнашучы, хезмәт ветераны, Зәй ГРЭСын төзүчеләрнең берсе – районның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы. Сәләмәтлек сезгә, Леонид Яковлевич!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында, ветеран белән фотосын да куеп.

Фото: © Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналы

Исегезгә төшерәбез, Мачтаков Леонид Яковлевич 1923 елның 18 августында ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка китә, Мәскәүне саклауда, Сталинград контр һөҗүмендә, шулай ук Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша.

Хезмәт эшчәнлеген 1956 елда Зәй Дәүләт район электростанциясендә инженер сыйфатында башлый. 1962 елда капиталь төзелеш бүлеге башлыгы, аннары Түбән Кама Җылылык электр үзәгенең капиталь төзелеш буенча директор урынбасары була.

1983 елда лаеклы ялга чыккач, Зәй Дәүләт район электростанциясенә капиталь төзелеш бүлеге инженеры булып кайта. Бу оешмада ул барысы 37 елдан артык эшли.

Мачтаков җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә кыска вакыт эчендә күп кенә социаль объектлар төзелә. Шул ук вакытта ул шәһәрне төзекләндерүгә, яшелләндерүгә дә күп вакыт багышлый. Әйтик, нәкъ менә аның тәкъдиме белән Зәй шәһәрендә 12 мең юкә һәм 20 мең куак утыртылган. Нәтиҗәдә, шәһәр Бөтенроссия кече шәһәрләр бәйгесендә өченче дәрәҗә «Яшелләндергән һәм төзекләндергән өчен» дипломы лауреаты була.

Леонид Мачтаков күп еллар дәвамында шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, Зәй Дәүләт район электростанциясе Ветераннар советы рәисе урынбасары булып тора. Ике ул, биш онык тәрбияли. Уртанчы улы Мачтаков Яков Леонидович һәм килене Галина Александровна белән бергә яши.

Ветеран II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән, Югары баш командующий И.В.Сталин кул куйган җиде грамотасы бар.

2020 елда Мачтаковка кунакка Миңнеханов һәм Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак килә. Ул вакытта ветеранга «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале һәм Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының I дәрәҗә медален тапшыралар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






Changerella: мониторинг обменников в Telegram для выгодных сделок

Участники более 2 тыс аварий обратились в Службу помощи при ДТП Подмосковья

Традиционный турнир по кудо в Нижнем Новгороде собрал более 200 спортсменов из разных регионов

Опасное пике. Как накажут пилота, пролетевшего над трассой под Москвой