Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Гармунчы Илдус Харунов: Авыл урамында гармунда уйнаудан оялуны бетердек

0
Гармунчы Илдус Харунов: Авыл урамында гармунда уйнаудан оялуны бетердек

Актаныш районының «Баламишкин» халык ансамбле җитәкчесе Илдус Харунов авыл урамнарында гармунда уйнап йөрү гадәтен кире кайтару тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Өч ел «Авылларда гармун моңы» проекты бара, былтыр 22 авылны үтсәк, быел 23 авылда булдык. Анда 80, 90 яшьлек әбиләр чыга. «Әти сугышта үлде, гармуны калды», – дип кочаклап сөйлиләр. Аны аңлата торган түгел, Гармуннар халыкка кирәк. Безгә берәү дә кушмый, халык өчен дип чыгабыз, бергә уйныйбыз, көләбез, җырлыйбыз, урамнар буйлап узабыз. Төнге берләрдә кайтып утырам, тик шундый рәхәт була. Ул хисне аңлатып бетерә торган түгел инде», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Без үскәндә, әтиләр, абыйлар клубка урам буйлап гармунда уйнап бара иде. Булды шундый вакыт, берәрсе авылда урамга гармун күтәреп чыкса, «капкан инде» дигән әйбер бар иде. Шуңа карап, кеше ояла иде. Без бу әйберне бетердек. Хәзер кеше урамга гармунда уйнарга чыгарга курыкмый. Без 5-6 сәгать авыл урамы буйлап йөрибез. Гармунның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк», – дип сөйләде ул.

«Баламишкин» гармунчылар ансамбле «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә 2017 елдан катнаша, соңгы 3 елда төп сәхнәдә чыгыш ясыйлар, быел да булалар.

«Бу безнең өчен зур дәрәҗә. Фестивальгә килеп, республика гармунчылары белән күрешү үзе зур көч бирә. Профессиональ гармунчылар янында тору – зур дәрәҗә», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме






Чем известен генерал-лейтенант Кузнецов из Минобороны РФ и за что его задержали?

В Москве писатель Стафеев выпустил книгу о первом губернаторе Кузбасса Амане Тулееве

Харбинский политехнический университет – давняя история сотрудничества с Россией

Обещание Путина не трогать «Легитимного» аннулируется 20 мая