«Безнең заман» фестивале Республика көненә багышланган традицион концерт оештыра
30 августта Казанда, Камал театры каршындагы мәйданда, ел саен үткәрелә торган «Наше время-Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты булачак. Башлана - 14.00 сәгатьтә. Чарага керү ирекле.
«Фестиваль лауреатларының һәм җиңүчеләренең Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан зур бәйрәм концерты матур бер традициягә әверелде. Халыкның үз арасыннан чыккан артистлар бәйрәм кунакларын инде дүртенче ел рәттән сөендерә», дип хәбәр итә «Наше время — Безнең заман» фестиваль хәрәкәтенең матбугат хезмәте.
Фестиваль хәрәкәтенең 300ләп катнашучысы — республиканың зур сәнәгать предприятиеләре, шулай ук, бюджет оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең иң яхшы номерлары белән сәхнәгә чыгачак.
Тамашачы алдына берничә тапкыр гран-при иясе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе коллективлары, «Безнең заман геройлары-2022» махсус призы иясе булган «КамАЗ», шулай ук, «Аммоний», «Татэнерго», Казан авиация заводы, Казан дәүләт казна дары заводы, СИБУР компанияләр төркеме һәм башка оешмалар башкаручылары чыгачак.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, быелгы бәйрәм программасы 2023 елда республика Рәисе тарафыннан Татарстанда игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланачак. Тамашачыларны дөньяның төрле халыкларының дәртле биюләре һәм җырлары көтә - барлыгы 40ка якын номер әзерләнә.
Концерт фестиваль гимны астында командалар парады белән ачыла, ахырда «Мин яратам сине, Татарстан» композициясен бергәләп башкару белән тәмамланачак.