Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтинең хатлары – өемдәге иң кадерле әйбер

0
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтинең хатлары – өемдәге иң кадерле әйбер

Казанда Муса Җәлил музей-фатирында герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. «Апуш» татар балалар театры студиясе шәкертләре Муса Җәлилнең кызына язган хатларын укыды. Чулпан Җәлилова хатларны кадерләп саклавы турында сөйләде.

«Хатларны Җәлил, гадәттә, хатыны Әминә апага адреслаган, аерым хатларны ул кызына да юллаган. Җәлилнең кызына адресланган хатлары берничә. Берсе Татарстанның Милли музее фондында саклана, безнең экспозициядә ул хатның күчерелмәсе тәкъдим ителә. Өч хат Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, калганнары Чулпан Мусеевнада саклана», - диде музей мөдире Нәзирә Фәттахова.

Чулпан Җәлилова хатларны кадерләп саклавы турында сөйләде.

«Әтинең хатлары минем өчен бик кадерле. Мин аларны саклыйм. Әтинең хатлары өемдәге иң кадерле, изге әйбер. Әни аларны миңа күп тапкыр укый иде. Мин: «Тагын укы», - дип сорый идем. Ул вакытта әтине, аның белән бергә үткәргән вакытларны сагына идем. Хатларны сирәк кенә күрсәтергә чыгарам. Монда алып килгәнем дә бар», – диде ул.

«Апуш» татар балалар театры студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова фикеренчә, бу көн балаларның хәтерендә калачак.

«Без музей җитәкчеләре тәкъдимен бик теләп кабул иттек. Мондый чараларны зур дәрәҗә итеп кабул итәбез. «Апуш» балалары өчен мондый чараларда катнашу - зур сынау һәм дәрәҗә. Ун кызыбыз белән килдек. Балалар әле бу вакыйганың алар тормышында нинди истәлек булып калачагын аңламыйдыр. Алар Чулпан Мусеевнаны күрә, аңа шәхсән шигырь укый. Без әле бу турыда фикер алышырбыз. Бу алар өчен истәлекле көн булып калачак», – диде ул.

Чарада Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева да катнашты. Алар музыкаль чыгыш әзерләгән иде. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Республиканың Муса Җәлил премиясе лауреаты Артем Пискунов «Чулпанга», «Төрмәдә төш» шигырьләрен укыды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко: Я из среды, где не принято говорить о своих чувствах, поэтому пришлось учиться






Павлюченкова вылетела с турнира в Риме

Собянин принял решение увеличить фонд грантов одаренным учащимся школ искусств

Ребенка на ИВЛ санавиация доставила из Москвы в Энгельс

Пескоструйную очистку более 170 инженерных сооружений проведут в Москве