Белозерье авылында спорт традицияләрен үстерү өчен традицион республика ярышлары узды
9 августта Мордовия Республикасының Белозерье авылында татарларның дини традицияләрен, милли мәдәниятен белү һәм спорт традицияләрен үстерү буенча традицион республика ярышлары узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Ачылу тантанасында Мордовия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Раил хәзрәт Асаинов әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук халкыбызның бердәмлеген, бүген булган тынычлыкны һәм иминлекне кадерләргә кирәклеген әйтте.
Ачылу тантанасында шулай ук UFC танылган көрәшчесе, Белозерье авылында туган Ринат Фәхретдинов катнашты.
Спорт өлешен йөгерү эстафетасы ачты.
Белозерье җәмгыятьләре оештырган догадан соң һәм төшке аштан соң спорт ярышлары дәвам итте. Ярышлар арасында армрестлинг, 24 кг гире күтәрү, перекладинага тарту кебекләре дә бар иде.
Ярышларның иң матур бизәге булып торган татар халкының милли спорт төре – көрәшне, җанатарлар аерым зур шатлык белән каршы алды. Барлык катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, диелә хәбәрдә.