Россия Диния нәзарәте: Дөньякүләм оешмалар Коръән яндыру акциясенә тиешенчә җавап бирми
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Коръән яндыру акцияләренә нәтиҗәле каршы тору мәсьәләсен күтәрү өчен мөселманнар, христиан, яһүд һәм буддистлар катнашында зур дини конференция җыярга тиеш иде. Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Альбир Крганов шулай дип саный.
«Мин Ислам хезмәттәшлеге оешмасы тиешенчә реакция бирми, дияр идем. <...> Аларның дипломатик телдә сөйләшүләре яхшы, әмма бу «билге өчен» булырга тиеш түгел», – дип китерә ТАСС мөфти сүзләрен.
Коръәнне халык алдында юк итү — зур геосәяси стратегик уен һәм ачык провокация, дип раслый мөфти. Аның сүзләренчә, башка дин вәкилләре бу күренешнең аларның изге язмаларына да кагылырга мөмкин икәнен бик яхшы аңлый.
Крганов шулай ук Дания Министрлар Кабинетының дини китапларны җәмәгать урыннарында яндырган өчен ике елга кадәр төрмә җәзасы билгеләү инициативасына аңлатма бирде: әгәр кешеләр «үзләре туктый алмаса, мондый ситуацияләрдә закон каты эшләргә тиеш» дип билгеләп үтте.