Миңнеханов Байлар Сабасында ат спорты комплексының яңа корпусын ачты
Бүген Байлар Сабасында ат спорты комплексының яңа корпусы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул республикада ат спортын популярлаштыруга зур игътибар бирелүен ассызыклады.
Шулай ук чарада Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Газпром» гаммәви акционерлык җәмгыяте Социаль инициативаларга ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Николай Кузьмичев катнашты.
2014 елда төзелгән комплекс ат абзары, ипподром кыры, 300 кешелек ачык трибуна һәм ябык манеждан гыйбарәт. Ел дәвамында биредә конкурс буенча Саба районы Кубогына этап ярышлары һәм финал өлеше уза, анда Россиянең төрле төбәкләреннән спортчылар катнаша.
Узган ел комплекс территориясендә 2х24 метр мәйданда 26 баш атка исәпләнгән ат абзары белән манеж алды төзелеше башланган. Моннан тыш, проектка тамашачылар өчен 50 урынлык трибуналар һәм судьялар өчен бина кертелгән. Төзелешкә «Газпром-балаларга» проекты кысаларында финанс ярдәме күрсәтелә.
Татарстанда атчылыкны үстерү һәм ат спортын популярлаштыруга зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Мисал итеп ул күптән түгел татар токымлы атларның Казаннан Алтайга чабышын китерде. «Чабышта безнең алты ат катнашты. Маршрут 3 мең километрдан артык озынлыкта иде. Әлеге чабыш татар атлары токымының бик чыдам булуын күрсәткән», – дип Татарстан Рәисе сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.
Ул шулай ук «Газпром» АҖгә рәхмәт белдерде, республика белән уртак проектлары күп булуын билгеләп үтте. «Аларның берсе – ат спорты комплексы», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Яңартылган комплекс территориясендә масштаблырак чаралар үткәрергә мөмкин булачак, аеруча моны ат спорты белән мавыгучы балалар бәяләячәк, дип билгеләп үтте Кузьмичев.
Бүгенге көндә комплекста барлыгы 53 кеше шөгыльләнә, алар белән ике тренер-укытучы эшли. Район спортчылары даими рәвештә Бөтенроссия ярышларында җиңү яулый.