Минтимер Шәймиев ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд ӘлМәлик белән очрашты
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы (ICESCO) генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд ӘлМәлик белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең вәкилләрне кабул итү корпусында узды.
Шәймиев ИСЕСКО генераль директорына «Яңарыш» Республика фонды эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеген, Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу, Болгар ислам академиясен, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын төзү буенча фонд тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар хакында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәлим бин Мөхәммәд ӘлМәлик билгеләп үткәнчә, Татарстанның беренче Президентын ислам илләрендә Россия Федерациясе һәм мөселман дәүләтләре арасындагы дусларча элемтәләрне ныгытуга, ислам мәдәниятен яңартуга зур өлеш керткән Король Фәйсал исемендәге Халыкара премиянең Россиядәге беренче лауреаты буларак беләләр.
ИСЕСКО генераль директоры тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча Минтимер Шәймиевнең һәм «Яңарыш» Республика фондының эшчәнлеген югары бәяләде. «Мин кичә Кремль буенча экскурсиядә булдым, мәһабәт Кол Шәриф мәчетен һәм аның янындагы Благовещение соборын күрдем. Мөселманнар һәм христианнарның изге урыннарын - борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызуыгыз хуплауга лаек. Бу – халыкны берләштерү өчен зирәк карар», - диде ул.
Минтимер Шәймиев һәм Сәлим бин Мөхәммәд ӘлМәлик Татарстан Республикасы белән ИСЕСКО арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында да фикер алышты.
Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы (ICESCO) 1981 елда төзелгән. Ул Ислам хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торган мөселман илләрендә мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд ӘлМәлик Татарстанга кичә ТР башкаласында ачылган Казан глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килде.