Миңнеханов Бөтендөнья Ислам оешмасы генераль директорын 2024 елгы KazanForum га чакырды
Бөтендөнья Ислам оешмасы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья Ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан - мөселман дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән актив хезмәттәшлек итүче Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Шул ук вакытта безнең потенциал бетмәгән әле. Без халыкара гуманитар хезмәттәшлеккә һәм бөтендөнья мирасын саклауга зур игътибар бирәбез», - дип сөйләде очрашуда Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик әфәндене октябрьдә Малайзиягә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышына, шулай ук 2024 елның маенда KazanForum форумына катнашырга чакырды. 2024 елның тагын бер әһәмиятле вакыйгасы — Казанда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай Халык Республикасы, Көньяк Африка (БРИКС) дәүләтләре башлыклары саммиты була.
«Бу чарада сезне күрергә шат булачакбыз», - диде Татарстан Рәисе ИСЕСКО генераль директорына мөрәҗәгать итеп.
Ул шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья Ислам оешмасы башлыгына Татарстанга һәм Казан глобаль яшьләр саммитына игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик Казанга беренче тапкыр килүен билгеләп үтте һәм багланышлар өчен күп кенә юнәлешләр булуын белдерде.
«Без Татарстанда яшьләрне хуплауларын күрәбез. Яшьләр — безнең киләчәк. Безнең оешмада хезмәткәрләрнең 28 проценты 30 яшьтән яшьрәк», - дип сөйләде ИСЕСКО генераль директоры.
Ул оешманың Татарстан һәм Россия белән хезмәттәшлектә кызыксынуы турында белдерде һәм халыкара вакыйгаларга чакырулары өчен рәхмәт белдерде, аларда катнашачагын ышандырды.