Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Фәрит Мөхәммәтшин: Һәр халык үзенең милли гореф-гадәтләре белән горурлана

0
Фәрит Мөхәммәтшин: Һәр халык үзенең милли гореф-гадәтләре белән горурлана

Бүген Казан Кремлендә «XIX гасырның икенче яртысында – XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи – этнографик проектының презентациясе булды. Күргәзмәне ачу һәм проектны тәкъдир итү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр халык үзенең милли гореф-гадәтләре белән горурлана, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап, җәмгыятебезне ныгытабыз. Бүгенге күргәзмә һәм проект кысаларында эшләнгән эш, шул исәптән фәнни-тикшеренү эше дә, зур практик әһәмияткә ия дип уйлыйм. Бергәләп үткәннәрне саклап, без уртак киләчәгебезне төзибез».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Парламент башлыгы искәрткәнчә, Татарстан территориясендә яшәүче Казан Идел буе халыкларының традицион киемнәре проектын һәм коллекциясен булдыру идеясе 2021 елда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыкка килгән. Проект Ассамблея һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин республика Мәдәният министрлыгына, Татарстан Халыклары ассамблеясына, әлеге кыйммәтле һәм актуаль проектның барлык катнашучыларына рәхмәт белдерде. «Берләшүгә, татулыкка һәм дуслыкка юнәлдерелгән мондый проектлар аша без үз тарихыбызны һәм мәдәниятебезне, туган як тарихыбызны өйрәнә алабыз», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Тарихи-этнографик проект кысаларында татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның, башкортларның көндәлек һәм бәйрәм, шәһәр һәм авыл киемнәренең 29 костюмы торгызылган. Күргәзмәдә шулай ук халык һөнәрләре һәм көнкүреш савытлары экспонатлары, музей фондларыннан борынгы фотолар да тәкъдим ителде, Идел буе халыкларының үзенчәлекле борынгы костюмнары күрсәтелде, традицион костюмнар каталогы тәкъдим ителде.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин проект активистларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Проектны тәкъдир итүдә республиканың этномәдәни, фәнни һәм музей берләшмәләре, шул исәптән Идел буе федераль округы төбәкләреннән вәкилләр катнашты. Көннең беренче яртысында күргәзмә экспозициясен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

Күргәзмә эше 2023 елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Аннары экспозиция Татарстан Халыклары дуслыгы йортында урнашачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






Исполнительницу Аллу Пугачеву на официальном уровне признали в Израиле

Собянин рассказал о строительстве трех станций новой Троицкой линии метро

Курс доллара на Мосбирже растет до 92,39 рубля, юань торгуется по 12,69 рубля

Московское море: каким оно было?