«Россия 24» телеканалында Татарстан көненә махсус проект тәкъдим ителә
Иртәгә, 30 августта, «Россия 24» телеканалында «Татарстан» ДТРК компаниясе төшергән «Под сенью традиций» дигән яңа фильм чыга. Проект Татарстанда быел җәй билгеләп үтелгән милли бәйрәмнәргә багышланган.
Фильм рус Каравоны, татар халкының милли бәйрәме Сабан туе, мариларның Семык, мордва халкының Валда шинясь, удмуртларның Гырон быдтон, чуваш халкының Уяв һәм керәшеннәрнең Питрау бәйрәме турында бара. Тамашачылар халык җырлары һәм биюләре, сыйлары, милли ярышлар һәм башка бик күп нәрсәләр турында белә алачак.
Фильмның премьерасы иртәнге сәгать 8гә планлаштырылган. Шулай ук 17:30 һәм 21:00 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә.