«Казан» гаилә үзәге янында Республика көне уңаеннан зур концерт башланды
Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан, «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәмгә багышланган зур концерт башланды.
Концертта татар һәм рус эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясый.
Бәйрәмдә Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова чыгышы көтелә. Концертның хедлайнерлары - Клава Кока һәм Jony.