«Дәүләт хезмәтләре»ндә урман янгыннары турында хәбәр итү сервисы эшли башлады
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы россиялеләргә урман янгыннары турында «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша хәбәр итә башлый. Элек мәгълүматны Хөкүмәт порталлары, ведомствоның социаль челтәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша гына белергә мөмкин иде.
Хәзер кулланучыларга push-хәбәрләр, электрон почтага һәм шәхси кабинетка хәбәрләр киләчәк. Алар ярдәмендә граждан үзе яшәгән төбәктәге янгын куркынычы, шулай ук чикләүләр, табигатьтә ял итү кагыйдәләре һәм башка ситуацияләр турында белә ала.
«Россия гражданнары өчен урманнардагы янгын куркынычы турында яңа мәгълүмат сервисы эшли башлады. Россиялеләр төбәкләрдә урманга баруны тыю һәм чикләүләр турында дәүләт хезмәтләре порталы аша белә алачак»,— дип билгеләп үтелә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы телеграм-каналында.