Главные новости Ижевска
Ижевск
Август
2020

Ижевскидагы Татар бистәсе тарихына багышланган китап чыкты

0

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы уңаеннан зур фәнни эш тәмамланган. Шуның нәтиҗәе булып «Ижевскиның Татар бистәсе тарихы» китабы чыккан. Бу турыда Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Китапны Ижевскида яшәүче Гата Кутузовның коллекция материаллары буенча төзегәннәр. Гата Кутузов туган якны өйрәнүче галим. Китап «ТатарБазарФест» проектының йомгаклау этабы булып тора. Ул Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Удмуртия Милли музее тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәме белән гамәлгә ашырылган. «Фәнни эшчәнлек — Удмуртия Милли музее эшенең мөһим юнәлеше булуын билгеләп үтәсем килә. Удмуртия татарларының тарихи мирасын өйрәнү буенча безнең музейның фәнни хезмәткәре Резеда Әхмәтвәлиева зур хезмәт куйды. Милли музей хезмәткәрләре безне тагын кызыклы фәнни казанышлар белән сөендерер дип өметләнәм!» — дип язган үзенең «Вконтакте» битендә Удмуртия Республикасының Милли музее директоры Александр Волков.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Удмуртии

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






В Швейцарии провели «Костёр Памяти» в честь Дня Победы

В Ижевске на улице 8-й Подлесный проезд сбили шестилетнего ребенка

Удмуртия не вошла в число регионов, утвердивших планы адаптации к изменениям климата

Звёздный час мяча: спортивный снаряд стал героем «Ночи музеев»