Роспотребнадзор тестлар мутация кичергән коронавирусны да ачыклый алуын белдерә
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). COVID-19 коронавирусы даими рәвештә мутация кичерә, тик бу хәл аны сыйфатын үзгәртми. Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, РФ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов шул турыда белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза. «Коронавирус мутацияләнә, әмма әлеге мутация вирус геномының 1 процентына гына кагыла, шуңа күрә хәзерге вакытта файдаланылган тест-системалар хәтта мутацияләнгән коронавирусны да ачыкларга мөмкин», — ди галим. Читать дальше...