Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Сентябрь
2020

Галимнәр яман шешкә каршы агалтыннан ясалган препаратның арзанлы аналогын уйлап тапты

0
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия галимнәре Төркия, Иран һәм Испаниядәге хезмәттәшләре белән берлектә яман шешкә каршы агалтыннан ясалган препаратларның арзанлы аналогын уйлап тапты. Ул никель нигезендәге кушылмадан гыйбарәт. Бу хакта РИА Новости агентлыгы New Journal of Chemistry журналына сылтама белән хәбәр итә. Яңа препаратны халыкара тикшеренүчеләр коллективы Төмән дәүләт университеты катнашында ясаган. Авторлар фикеренчә, препаратларның яңа төре яман шешнең бүгенге көндә кулланыла торган даруларга «бирешмәвенә» бәйле проблеманы хәл итәргә, шулай ук аларның бәясен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк. Агалтын никельгә альтернатива булачак, ул аның иң якын электрон аналогы санала. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча әлеге металл нигезендәге ике яңа кушылма үпкәдәге рак күзәнәкләрендә яман шешкә каршы активлыгын күрсәткән.



Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Юлия Путинцева поднялась в рейтинге WTA после турнира в Аделаиде






ВЫСШАЯ КВАНТОВАЯ ФИЗИКА, СЕНСАЦИЯ: ПРОИЗВОДСТВО ПЛАНЕТ, ЗВЁЗД, МИРОВ ПОСИЛЬНАЯ НАУЧНАЯ ЗАДАЧА! ВАЖНО! В.Путин, Д.Трамп, НОВОСТИ. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

В России пенсионерам в феврале могут дополнительно повысить пенсию

Православные Святки: Период праздника без поста до 18 января

В полумарафоне «Полюс Холода – Оймякон» победу одержал Алексей Герасимов из Якутска