(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү атналыгы башлана. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашулар онлайн режимында узачак. Бүген Ирек Богуславский көндезге бердән өчкә кадәр гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Кабул итүгә 8 (843) 570-42-71 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин. Иртәгә гражданнар белән Марат Бариев, Равил Хөснуллин, Морат Гаделшин һәм Борис Менделевич, 11 сентябрьдә Ирек Зиннуров очраша. Өстәмә мәгълүматны (843)238-10-00, 292-93-34 телефоннары аша алырга мөмкин.