(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләрендә яңа Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының бераз артуы, аерым алганда, ял итүчеләрнең яллардан кайтуы белән бәйле. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия 1» телеканалында «Вести недели» программасына биргән интервьюсында белдерде. «Без вазгыятьнең шактый тотрыклы булуын күрәбез, әмма россиялеләрнең яллардан кайтуына бәйле рәвештә, кайбер төбәкләр буенча пациентлар санының бераз артуы күзәтелә», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе. Моннан тыш, Мурашко, микст-инфекциянең авыр нәтиҗәләрен булдырмас өчен, гриппка каршы вакцинация ясау кирәклеген искәртте.