Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2022

Татарстанда яшәүче үсмернең үпкәсендәге тешне алганнар

0

Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары үсмер малайның бронхларына төшеп киткән тешне алганнар. Бу турыда «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.

12 яшьлек малайның тешен алган чакта, бер кисәге ватыла. Әлеге хәлгә игътибар итмиләр. Теш кисәге үңәч аша төшеп киткән һәм табигый юл белән чыгар, дип өметләнәләр.

Ләкин соңрак анасы баланың күкрәк читлегендә сызгырган тавыш ишетеп ала һәм табибларга мөрәҗәгать итә.

«Үпкәләренә рентген ясагач, бронхларда чит предмет булуы ачыкланды. Баланы ДРКБга салдылар», – дигәннәр клиниканың матбугат хезмәтендә.

Табиблар теш кисәген бронхоскоп ярдәмендә чыгарганнар. Ягъни кисем ясамыйча гына, сулыш юллары аша кереп, тешне алганнар. Хәзер бала үзен яхшы хис итә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса