Росавиация Россиянең Көньягындагы очышларны чикләүне 20 мартка кадәр озайтты
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Аэропортларга һәм Россиянең үзәк өлешенә очышларны вакытлыча чикләү 20 мартка кадәр озайтылды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «2022 елның 20 мартына кадәр Мәскәү вакыты белән 03.45 сәгатькә кадәр көньяк Россия аэропортларына һәм Россиянең үзәк өлешенә очышларны вакытлыча чикләү режимы озайтылды», — диелә хәбәрдә. Бу режим Анапа, Белгород, Брянск, Геленджик, Воронеж, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элиста аэропортларында гамәлдә. Авиакомпанияләр пассажирлар йөртүне альтернатив маршрутлар буенча — Сочи, Волгоград, Минеральные Воды, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортлары аша оештыра ала. Искәртеп узабыз, чикләүләр февраль ахырында Украинадагы хәлнең катлаулануы сәбәпле кертелгән иде.