Сочида кичен су коенырга рөхсәт ителми башлаган
Исереккә диңгез тубыктан булуын истә тотып, Сочи хакимияте пляжлар өчен махсус график булдырган. Хәзер җирле пляжлар 8:00-20:00 сәгатьләрдә генә эшли.
Әлеге чикләүләр бәхетсезлек очракларын киметү максатыннан кертелгән. "Ял итәргә килүчеләр еш кына сизгерлеген югалтып, үз сәламәтлеге һәм тормышына гамьсез карый. Ә күпчелек фаҗига ял итүчеләрнең исерек хәлдә төнлә су коенулары белән бәйле", – дип аңлатма бирә хакимият.
Хәзер тәртипнең сакланышын хакимият һәм пляж милекчеләре тикшерергә тиеш була.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59817-sochida-kichen-su-koenyirga-rөhsәt-itelmi-bashlagan.html
