Галим Радик Исхаков: XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгән
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының галиме Радик Исхаков XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгәнен белдерде. Институтның «Керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү» бүлеге мөдире бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте. «XVIII гасырдан ук Уфа шәһәрендә һәм Стәрлетамак авылында (ул вакытта авыл булган) татарлар яшәгән. Уфа читендә татар авыллары булган. Читать дальше...