Главные новости Барнаула
Барнаул
Апрель
2020

Төркия дәүләте атна ахырында урамга чыгуны тыйды

0
Төркия дәүләте атна ахырында урамга чыгуны тыйды

(Истанбул, 11 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда һәм Төркиянең 30 районында атна ахырында урамга чыгу тыелды. Бу турыда массакүләм мәгълүмәт чаралары аша Төркия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык белдерүенчә, бу карар COVİD-19 вирусы таралуга каршы чара буларак кертелгән. Урамга чыгуны чикләү 12 апрель көне сәгать 24:00гә кадәр дәвам итәчәк.  

Төркиянең иң эре шәһәрләре саналган һәм татарлар да күпләп яши торган Анкара, Адана, Искешәһәр, Измир, Конья, Маниса, Самсун да урамга чыгу тыелган 30 район эчендә урын алган.

Шимбә, якшәмбе көннәрендә ипи кибетләре, хастаханәләр, даруханәләр, ветеринария клиникалары, балалар һәм картлар йортлары, эре сәнәгать үзәкләре генә эшләячәк. Урамга чыгарга әлеге корылышларда эшләүчеләр, иминлек саклаучылар һәм эчке эшләр министрлыгы исемлегендә күрсәтелгән һөнәр ияләренә генә рөхсәт ителә.

Төркиядә эпидемия башланган көннәрдә әүвәл — 65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә, бер атна элек 20 яшь һәм аннан кечерәкләргә урамга чыгу тыелган иде. Эчке эшләр министрлыгы карарына каршы килеп урамга чыгучылар штрафка тартыла, диелгән массакүләм мәгълүмат чараларында.

Эчке эшләр министрлыгының бу карары кичә төнгә каршы ачыкланды. Бу исә халыкта, бигрәк тә ял көннәре өчен азык-төлек алырга өлгермәүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Бу җәһәттән Истанбул мэры Әкрам Имамоглу социаль челтәрләр аша: «Мондый карарлар җирле хакимият органнары белән киңәшләшеп, халыкны алдан кисәтеп алынырга тиеш», — дип  белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Алтайском крае

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко вышла в полуфинал турнира WTA-1000 в Мадриде






Смертельная авария с участием минивэна произошла на трассе в Алтайском крае

Такой день. Грядущее похолодание и обряд возвращения Сталина

Филипп Киркоров отметит день рождения в «Шоу Воли» на ТНТ

В Барнауле в ночь на 5 мая пришли пасхальные богослужения