90 новых случаев COVID-19 в 11 татарстанских районах
Из них 8 – завозной, 82 – контактные больные. Среди них нурлатцев не зарегистрировано.
Из них 8 – завозной, 82 – контактные больные. Среди них нурлатцев не зарегистрировано.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада янгыннан бәдрәфтә качарга тырышкан өлкән яшьтәге ир-ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын кичә кичке сәгать алтыдан соң Гагарин урамындагы 2нче йортның бишенче катында булган. Янгын сүндерүчеләр фатир эчендә 5 кв. метр мәйданда йорт җиһазлары януын ачыклаган. 65 яшьлек фатир хуҗасын аңсыз рәвештә бәдрәфтә тапканнар. Янгын сүндерүчеләр аны урамга алып чыккан... Читать дальше...
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүгеннән «Мәскәү-Путинга» махсус кушымтасы буенча Россия Президенты Владимир Путинга сораулар юлларга мөмкин. Дәүләт башлыгының ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе 17 декабрьдә узачак. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Сорауларны шулай ук матбугат конференциясе алдыннан эшлиячәк сайт аша да җибәрергә була. Мобиль җайланмалар өчен «Мәскәү-Путинга» кушымтасын йөкләтү мөмкин. Аның буенча дәүләт башлыгына видеошалтырату ясарга, видеосорау яздырырга, шулай ук хәбәр язып җибәрергә була. Читать дальше...
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Чиләбедә яшәүче татар шагыйре Әхмәт Мәхмүт улы Рафиковка 104 яшь тулды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә сәфәре вакытында Әхмәт Рафиковка дәүләт бүләге — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әхмәт Мәхмүт улы Рафиков 1916 елда туган. Аның балачагы һәм яшьлеге Татарстанда узган. 1941 елда Әхмәт Рафиковны фронтка киткән. Ул Берлинны алуда катнашкан, Гомель, Белоруссия һәм Польшаны азат иткән, күпсанлы хәрби бүләкләр алган. Читать дальше...
Милли оешмалар җитәкчеләре соравына карамастан, Дөнья татар конгрессы җанисәп мәсьәлән карауны киләсе ел башына кичектерде. Шәйхразиев башкортлаштыру сәясәте белән көрәшмәскә чакырды.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Автомобиль ат көтүенә бәрелү сәбәпле, Башкортстанда 15-16 яшьлек өч яшүсмер үлгән, икесе имгәнгән. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Фаҗига якшәмбе төнендә Әбҗәлил районы Атауды авылында булган. Яшүсмерләр утырган Daewoo Nexia автомобиле атлар көтүенә бәрелгән. 2004 елда туган ике егет һәлакәт урынында, тагын берсе - 2005 елда туган егет ашыгыч ярдәм машинасы килгәч үлгән. 2004 елда туган ике кыз имгәнгән, аларны хастаханәгә китергәннәр, диелгән хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнаша, аны Татарстаннан хәйрия проекты оештыра. Бу турыда «Россия-мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырачак. Туладан 10 яшьлек Александр Колясников чын панданы кочакларга тели, ә Чиләбедән 9 яшьлек Дмитрий Ащепковның Кызыл мәйданда һәм Россия Президентының эш урынында буласы, тимераякта шуасы килә. Владимир... Читать дальше...
(Казань, 6 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлекләрдә Татарстанда коронавирустан өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә. 1946, 1949 һәм 1969 елда туган хатын-кызлар ковид корбаны булган. 5 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан 147 кеше үлгән.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Мәүлетов урамында сауна янган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Мәүлетов урамындагы 28нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәткә кичә 19.25 сәгатьтә хәбәр ителгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләр ут капкан бинадан чыгып өлгергән. Янгын чыгу сәбәпләре һәм китерелгән зыян күләмен ачыклыйлар.
(Әлки, 6 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районының баррлык авыл җирлекләрендә Яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар ату өчен махсус мәйданчыклар билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар фейерверкларны «Алинә» универсаль спорт залы янындагы мәйданчыктан ата алачак. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты шундый карар чыгарды. Дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, янгынга каршы махсус режим чорында 1-3 класслы... Читать дальше...
Лыжня спортивного центра «Ак Барс» и каток спортивного парка им.Г.Хусаинова открыты для всех.
Мороз и солнце; день чудесный!
С каждым днем все ближе всеми любимый праздник Новый год. В этом году мы его ждем особенно, скорее даже не его наступления, а окончания 2020-го. Ведь многие планы и мечты, к сожалению, не реализовались от независящих от нас причин.
И горят не только строения, но и имущество: огнем уничтожено 5 автомашин.
(Әлмәт, 6 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда спорт акробатикасы буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге узган. Анда Әлмәт спортчылары ике беренче, ике икенче һәм өч өченче урыннарны яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу ярышларда Казан, Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләреннән 200дән артык иң көчле акробат катнашкан. Әлмәт шәһәре командасын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәшкил иткән. Җиңүчеләр: Галиева Элина ... Читать дальше...
(Апас, 6 декабрь, «Татар-информ», « Апастово-информ », Ландыш Гайнуллина). 2020 елда республикада «Изгелек кыл» акциясе игълан ителгән иде. «Татнефть» оешмасы бу мәсьәләдә үрнәк күрсәтеп, күп кенә проектларга акчалата ярдәм итте. Шундый проектларның берсендә логопед булып эшләүче Фирүзә Сәлимуллина җиңеп чыкты. Ул логопед үзәге ачу өчен Грантка ия булды. «Үзәктә балалар өчен күмәкләп тә, аерым гына да дәресләр узачак. Логопед массажы, ароматерапия, логопедик төзәтү, кече ми стимуляциясе, арттерапия... Читать дальше...
(Алабуга, 6 декабрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында утырыш узды. Бу турыад район басмасы хәбәр итә. «Түгәрәк өстәл» артында борчыган мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Шулай итеп, сукырлар җәмгыяте вәкилләреннән җәмәгать транспорты номерлары зур шрифт белән язылсын иде дигән теләк яңгырады. Читать дальше...
(Чүпрәле, 6 декабрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Чүпрәле кызы Раилә Сатдинова утырган килеш волейбол уйнау ярышларында җиңүче булды. Ул тормышка гашыйклыгы, аннан ләззәт, тәм табып яшәве белән күпләргә үрнәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тумыштан мөмкинлекләре чикле булган Раилә киртәләр алдында югалып калмый. Инвалид коляскасында утырган килеш иҗат итәргә, үзен кирәкле итеп тоярга, башкаларга ярдәм итәргә, хәтта спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек тә, вакыт та таба. Республика... Читать дальше...
(Бөгелмә, 6 декабрь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмәнең «Батыр»ы «Туган телдә балаларны тәрбиялү эшен оештыручы иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурсында катнашты һәм 500 мең сум грантка ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Батыр» балалар бакчасы — нәни бөгелмәлеләрне татар телендә тәрбияләүче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең берсе. Биредә татарлар гына түгел, рус балалары да тәрбияләнә. Нинди милләттән булуларына кармастан, алар татар телен аңлыйлар, сөйләшергә тырышалар. Читать дальше...
Быел пандемия аркасында яңа ел алдыннан зур релизлар әллә ни күренми. Шулай да Азатлык елның соңгы аенда кинотеатрларда һәм стриминг хезмәтләрендә карарлык фильм-мультфильмнар тәкъдим итә.