«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы онлайн күрсәтеләчәк
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Пандемия сәбәпле, Милли музыкаль премия тапшыру тантанасын «Болгар радиосы» онлайн форматта үткәрергә булды. Чара 2020 елга нәтиҗәләр ясау булып тора. Быел тантана тамашачыларсыз үтәчәк. Шуңа да карамастан, әлеге тантананы һәркем күрә алачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. «Әлеге авыр чорда тамашачыларыбыз да, җырчыларыбыз да борчуларын онытып, бераз бәйрәм рухын, Яңа ел якынлашуын тойсыннар иде. Милли премия — ул еллык нәтиҗә ясау һәм аны 2021 елга калдыру дөрес булмас»... Читать дальше...