Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 11.12.2020

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 3 декабрьдән башлап төбәк буенча урыны белән һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбәнрәк билгеләнә. Синоптиклар мәгълүматына караганда, «республикада аномаль салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр сакланачак». Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда ял көннәрендә яңадан салкыннар көтелә, дип хәбәр иткән иде.

Нурлатские гимназисты в числе лучших республиканских юнармейских отрядов

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Юнармейцы городской гимназии приняли участие в финале традиционного республиканского смотра-конкурса юнармейских отрядов Почетного караула Вахта памяти на Посту №1, посвященного Дню Героев Отечества.

Актанышта ясалган «Акыллы мәктәп» проекты Татарстан мәктәпләрендә кулланылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында «Акыллы мәктәп» дип атала торган система төзелгән. Гимназия директоры урынбасары Фирзәр Әюпов әлеге система киләчәктә Татарстанның барлык мәктәпләренә кертеләчәген әйтте. Бу хакта ул Zoom кушымтасында узган конференциядә сөйләде. «Акыллы мәктәп» системасына дәрескә кыңгырауларны автомат рәвештә бирү, укырга килүне теркәү, ата-аналарга хәбәрләр җибәрү, медиаҗиһазлар белән идарә итү... Читать дальше...

Үзбәкстан вәкиле Сабада инвалидлар өчен өстәл теннисы ярышы оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Сабада 20 декабрь көнне сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен өстәл теннисы буенча ярышлар узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ярышны оештыручы Үзбәкстан кунагы Әнисә Шәмсетдинова әйтте. «Мин үзем инклюзив белем бирү конференциясенә киләм. Менә шунда берничә буш көнем булачак. Шулай итеп өстәл теннисы буенча ярыш үткәрергә булдык. Бу — минем инициативам иде», — дип сөйләде Үзбәкстандагы «Downside sport» коммерцияле... Читать дальше...

Актанышта татар галиме Бәшир Рәмиев хөрмәтенә IT-лаборатория ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Актанышның Сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында «Rameev» өстәмә белем бирү IT-лабораториясе ачыла. Ул электрон-хисаплау машинасын уйлап табучыларның берсе булган татар галиме Бәшир Рәмиевкә багышлана. Бу хакта Гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова Zoom кушымтасында узган конференциядә сөйләде. Гимназия быел Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында үткәрелгән конкурста катнашып, 3 млн сумлык грант откан. Читать дальше...

Шамил Идиатуллин икенче тапкыр «Большая книга» әдәби премия лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Язучы Шамил Идиатуллинга икенче тапкыр «Большая книга» әдәби премиясен бирделәр. Россиядәге иң дәрәҗәле әдәби премия лауреатлары кичә кич игълан ителде. Чаллыда үскән татар чыгышлы язучы Шамил Идиатулинның «Бывшая Ленина» китабы III дәрәҗә премиягә ия булды.  Шамил Идиатуллин беренче тапкыр бу премияне 2017 елда алган иде. Ул чакта «Город Брежнев» китабы III дәрәҗәдәге премиягә лаек дип табылды. Чаллы татар дәүләт драма театры «Город Брежнев» романы буенча спектакль әзерли. Читать дальше...



Питрәч районы «Әлбәден» һәм «Скорлупино» фестивальләрен үстерүгә грантлар алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Аграр яшьләр хәрәкәтенең Питрәч бүлеге һәм «Форпост» үзәге проектлары «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» яшьләр форумында грант алды. Җиңүчеләр акчаларның нәрсәгә сарыф итәчәкләре турында сөйләде. Бу хакта «Вперед» газетасы яза. Татьяна Гринина «П. М.Гавриловка багышланган авыл яшьләре арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча дөнья чемпионатын» тәкъдим итте. Ул 70 мең сум күләмендә грант алган. Татьяна Гринина сөйләгәнчә, чемпионат Советлар... Читать дальше...

Мөхәммәтшин Ханты-Манси автономияле округы халкын төбәкнең 90 еллыгы белән котлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ханты-Манси автономияле округы — Югра Думасы Рәисе Борис Хохряков адресына төбәк оешуга 90 ел тулу уңаеннан котлау хаты юллады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. Фәрит Мөхәммәтшин телеграммада билгеләп үткәнчә, 1930 елда автономияле округ булдыру Себер тарихында яңа сәхифә ачкан. Хәзерге Юграның туксан еллык формалашу һәм үсеш чоры бик күп әһәмиятле вакыйгаларга, тарихи үзгәрешләргә һәм зур казанышларга бай булган. Читать дальше...

Быел халык һөнәрчелеге осталарына унөч грант бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстандагы халык һөнәрчелеге осталарына унөч грант бирелгән. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәгенең халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышында билгеле булды. Утырышта катнашкан мәдәният министры Ирада Әюпова быел халык һөнәрчелеге осталарына җәмгысы 5 миллион сум грант бирелүе хакында әйтте. Грантларның суммасы 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр. «Алар грантны ничек файдаланулары буенча хисап тоталар. Читать дальше...

Үткән елга кадәр республика һөнәрчеләренең бер эше дә федераль реестрга кертелмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Үткән елга кадәр Татарстандагы бер халык һөнәрчелеге эшләнмәсе дә федераль реестрга кертелмәгән. Бу хакта Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышында мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте. Утырышны ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге оештырды. Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән торгызылды һәм беренче утырышын уздырды. Читать дальше...

Халык һөнәрчеләренә бирелгән грантка ясалган әйберләрне экспертлар карап бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган әйберләр сәнгать-эксперт советы тарафыннан бәяләнде. Утырышны ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге оештырды. Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән торгызылган. Соңгы елларда халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган эшләнмәләр экспертлар советы тарафыннан бәяләнми торган булган. Читать дальше...

Камил Сәмигуллин Зәйнулла ишан Рәсүлев китабы буенча гарәпчә фәнни хезмәтен чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» Нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәнни аңлатмалары белән күренекле татар дин галиме, суфи шәех Зәйнулла ишан Рәсүлевнең «Рисалә Хыдыйрия» хезмәтен дөньяга чыгарды. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Зәйнулла ишанның 1908 елгы бу кыйммәтле китабы, озак вакыт бастырылмыйча торган. Камил хәзрәт 2020 елда Болгар ислам академиясендә гарәп телендә үзенең магистрлык эшен яклагач, китап тәүге тапкыр нәшер ителде. Читать дальше...

Түбән Кама районы инвестицияләр җәлеп итүдә республика буенча беренчелекне алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы инвестицияләр җәлеп итүдә республика районнары арасында беренчелекне алды. Кичә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика Инвесторлар клубының йомгаклау утырышы узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Утырышта клуб әгъзалары, республиканың зур предприятиеләре һәм дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, шул исәптән Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Очрашуда «Ел инвесторы» конкурсына йомгак ясалды. Читать дальше...

Актаныш ансамбле россиякүләм бәйгедә беренче урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 11 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Рузилә Хәсәнова). Россия пенсионерлар берлеге быел беренче тапкыр «Мин яратам сине тормыш!» дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Коронавирус пандемиясе аркасында аны онлайн уздырдылар.  Анда Актанышның «Мирас» хор коллективының хатын-кызлар вокаль ансамбле беренче урынны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйгенең шартлары буенча анда өлкәннәр тарафыннан җыр яздырып җибәрергә кирәк булган. Ир-егетләр ансамбленең чыгышы махсус призга ия булды... Читать дальше...

Спас районында сигез волонтер өйләрендә дәваланучыларга бушлай дарулар китерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Ике атна дәвамында Спас районы волонтерлары өйдә табиблар күзәтүе астында дәваланучы пациентлар өчен билгеләнгән бушлай даруларны тарата. Спас Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Наил Исхаков сүзләренчә, медикаментларны коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелгән өйдә дәваланучыларга бирәләр. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Аның сүзләренчә, бушлай дарулар алу өчен, Covid-19 раслану кирәкми, әмма анализ һәрхәлдә алына. «Медикаментлар характерлы симптомнар нигезендә бирелә. Читать дальше...

Биектауда яшь армиячеләргә батырлык дәресе бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан,11 декабрь, «Татар-информ»). Биектау районының Шәпше урта гомуми белем бирү мәктәбендә батырлык дәресе үткәрелде. Яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышының иң әһәмиятле сугышлары турында инсталляция әзерләгән. Балалар эшен бәяләргә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм хәзерге хәрбиләр килде. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы яза. Шәпше малайлары инициативасын укытучылар, укучылар һәм ата-аналар хуплады. Ваня Платов бишенче сыйныфта укый һәм Сталинград сугышының барлык нечкәлекләрен бик яхшы белә. Читать дальше...

Әлмәт егетләре президент полкында һәм фәнни ротада хезмәт итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәттә көзге чакырылышның соңгы төркемендәге 32 егетне армиягә озаттылар. Бу турыда «Знамя труда» газетасы яза. Яшьләр Президент полкында, Россия Һава десанты гаскәрләрендә, Россия Хәрби һава көчләре, Росгвардия махсус билгеләнештәге һәм Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Әлмәт районыннан дүрт кеше фәнни ротада хезмәт итәчәк. 9 декабрь — Ватан геройлары көне уңаеннан, егетләрне озату бәйрәме тантаналы төстә узды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Microsoft разблокировала «офисные» обновления для россиян

Госдума утвердила Голикову заместителем председателя правительства

В Чили отметили День Победы акциями, концертом и выставкой

В столице начали собирать "Москвичи" по полному циклу