«Татар-информ» Татарстанда иң еш телгә алына торган матбугат чарасы булды
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2020 елның III кварталында Татарстанда иң еш телгә алынган матбугат чаралары рейтингында беренче урынны алды. Бу хакта рейтингны төзегән «Медиология» компаниясе хәбәр итте. «Рейтинг «Медиология» системасының 59 меңнән артык абруйлы чыганагы кергән массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Моңа ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары керә. Читать дальше...