Табиб коронавирусның ике стадиясе турында сөйләде
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Иммунолог-аллерголог Владимир Болибок коронавирусның ике стадиясен билгеләп, авыруның ничек узуы турында сөйләгән. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән РИА Новости яза. Аның сүзләренчә, беренчесе ОРВИ кебек уза. Вирусларга каршы иммунитеты тумыштан яхшы булган кешеләрдә бу авыру шушы стадиядә төгәлләнә, диде белгеч. Иммунитет зәгыйфь булганда, икенче стадия — вирусемия барлыкка килә. Бу очракта вирус лайлалы тышчаның барьеры аша үтеп керә, лимфага эләгә һәм организмга тарала, дип аңлатты Болибок. Читать дальше...