Илсур Һадиуллин: Гаепләгәнче, укытучы белән уртак тел табарга тырышырга кирәк
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Күзәтчелек органнарына гаепләп, әләкләп язганчы, сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шундый киңәш бирде. «Каядыр прокуратурага, мәгариф бүлегенә язганчы, сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Бергәләп хәл итеп карарга, гаепләп, тәнкыйтьләп эш итүдән беркем отмый», — диде министр. Журналистлар белән очрашуда сүз укытучыларга ата-аналар тарафыннан басым ясау турында барды. Читать дальше...