Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 28.12.2020

Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 105 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында әйттеләр. «22 пациент хастаханәдә, 83 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә. 30-50 яшьлекләр арасында 42 авыру ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында балигъ булмаганнар һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк. Казанда авыруның 55 очрагы, Чаллыда 13 очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 12 995 очрак теркәлгән. Читать дальше...

«Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Минзәлия Вәлиева). «Тәртип» радиосына махсус мобиль кушымта әзерләнә. Бу хакта «Тәртип» тапшыруларының башкарма продюсеры Айваз Садыйров КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтында узган матбугат конференциясендә сөйләде. «Бүгенге көндә безнең „Тәртип“ радиосының мобиль кушымтасы дөньяга чыгарга тора, ул үзенең архитектурасы, ягъни физик халәте ягыннан тулысынча әзер. Бары тик Google һәм Apple компанияләреннән верификация кирәк, шул чакта ул барлык Android... Читать дальше...

Казанда фейерверк куллану өчен мәйданчыклар исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан мэриясе бәйрәмнәрдә фейерверк атарга яраган мәйданчыклар исемлеген игълан итте. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов сөйләде. «Казанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда — 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр — вакыт эчендә кешеләр күпләп җыела торган 407 бәйрәм мәйданчыгы махсус контрольгә алынды. Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын янгынга каршы федераль хезмәт һәм... Читать дальше...

Полиция хезмәткәрләре Чаллыда сәүдә үзәгендәге яшерен казиноны япкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Полиция хезмәткәрләре Чаллыдагы бер сәүдә үзәгендә яшерен казиноны япкан. Агентлыкка билгеле булганча, кичә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Чаллыдагы бер сәүдә үзәгендә яшерен казино барлыгын ачыклаган. Тәртип сакчылары ишекне ватып уен салонына кергән һәм 30 компьютер, берничә роутер һәм модем, шулай ук акча тапкан. Эш материалларын алган таба карау өчен Тикшерү комитетына җибәрәчәкләр.



«Татмедиа» Телеграм-каналы язылучылар саны арту буенча өченче атна рәттән алдынгы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Телеграм-каналы язылучылар саны арту буенча Татарстанда өченче атна рәттән беренче урынны алып тора.   Канал атнасына уртача 0,8 процентка үсә. Икенче урында «Рассказы о смешной России» (0,2 процент), өченче урында «Татарская Якудза» (0,1 процент) каналлары тора. «Еду в Татарстан», «Без булдырабыз», һәм «Замполит Татарии» каналларыннан язылучылар кимегән. Шулай ук «Аппаратная», «Шалтай-бабай» һәм «Капитан Татарстана» каналлары да язылучыларын югалткан.

Татарстан Кинематографистлар союзы Казанда яңа кинофестиваль оештырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанның Кинематографистлар союзы Казанда үз кинофестивален оештырырга планлаштыра. Казан халыкара мөселман кинофестиваленнән аермалы буларак, аның программасы иреклерәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га союз рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров сөйләде. «Үзебезнең кинофестивальне оештыру идеясе бар. Бүген Казан халыкара мөселман кинофестиваленең чикләүләре бар. Кызганыч, анда Якын Көнчыгыштан, Азиядән күп фильмнар килә. Ни өчен кызганыч? Чөнки картиналарның күбесен һәвәскәрләр төшергән»... Читать дальше...

Казан янында ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан янында такси машинасы һәм җиңел автомобиль маңгайга-маңгай бәрелешкәч, ике кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. Кичә иртән Салмачы бистәсенең Үзәк урамында «Фольксваген Поло» маркалы такси машинасы каршы як полосага чыккан һәм «Рено Флюенс» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Юл-транспорт фаҗигасендә таксидагы 17 яшьлек пассажирның һәм «Рено» йөртүчесенең башы җәрәхәтләнгән.

АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на магистральных трубопроводах

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонтные работы на участках магистральных трубопроводов в Свердловской, Кировской областях, Пермском крае и Республике Татарстан.

Казанның төп чыршысы Россиядәге иң матур чыршыларның берсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казанның төп чыршысы иң матур Яңа ел чыршылары исемлегенә керде. Бу хакта SuperJob сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казандагы яңа ел чыршысы респондентларның 63 процентына охшаган. Җавап бирүчеләрнең 13 проценты канәгатьсезлек белдергән, ә калганнар сорауга конкрет җавап бирә алмаган. Рейтингның беренче урынын Уфа алган — монда Яңа ел чыршысы шәһәрдә яшәүчеләрнең 66 процентына ошаган. Лидерлар өчлеген Воронеждагы чыршы яба (62%). Ә Волгоград һәм Санкт-Петербургта... Читать дальше...

Тагын бер ил Россия туристлары өчен үз чикләрен ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Оман дәүләте Россия халкы өчен үз чикләрен ача. Илгә керүгә һәм чыгуга чикләүләр 29 декабрьдә бетереләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «29 декабрьдә төрле портлар аша илгә керү һәм чыгу чикләве бетерелә», — диелә солтанатның Югары комитеты карарында. Оман дәүләтенең һава, диңгез һәм коры җир чикләре Бөекбританиядә табылган яңа коронавирус штаммы аркасында 22 декабрьдә ябылган иде. Шундый ук чаралар Согуд Гарәпстанында һәм Кувейтта да кабул ителде. Чикләүләрне бетерү... Читать дальше...

Биолог: Бер авырган кешеләр коронавирусның яңа мутациясен кабат йоктырырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән беренче дулкында авырган кешеләр, хәтта антитәнчекләре булган очракта да вирусның яңа төре белән кабат авырырга мөмкин. Бу хакта Джордж Мейсон Университетының Системалы биология мәктәбе профессоры Анча Барановага сылтама белән РИА Новости яза. «Коронавирусның Британия мутациясе табылу беренче дулкында авырган кешеләргә дә кагыла. Алар икенче тапкыр вирус йоктырырга мөмкин», — диде Баранова һәм барысы да организм эшләп чыгарган антитәнчекләрнең төренә бәйле булуын әйтте. Читать дальше...

Новости России
Москва

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”


Узып баручы елның соңгы көннәрендә 32 градуска кадәр салкыннар көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Алдагы ике көндә Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.   29 декабрьдә төнлә һәм көндез термометр баганалары -16-21 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -25 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы -12, -17 градуска кадәр төшәчәк. Аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. 30 декабрьдә көндез урыны белән бераз кар явачак. Төнлә температура -21, -26 градус булачак, көнчыгыш районнарда һәм аязганда 32 градуска кадәр төшәчәк. Читать дальше...

Россиядә соңгы кыска эш атнасы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Рөссиядә узып баручы елның соңгы кыска эш атнасы башланды. Аның дәвамлылыгы төбәкләрнең 31 декабрьне ял көне дип игълан итүгә бәйле булачак. Элегрәк Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверовның быел 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен хуплады. Дәүләт башлыгы мондый карарны федераль дәрәҗәдә кыска вакыт эчендә кабул итәргә ярамавын... Читать дальше...

Кукмара районының Иске Юмья һәм Югары Шәмәрдән авылларында яңа клублар ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 28 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Сәлахетдинова). Кукмара районының Иске Юмья һәм Югары Шәмәрдән авылларында яңа клублар ачылды. Мәдәният йортларының берсе илкүләм проект, ә икенчесе республика программасы буенча төзелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәм тантаналарына килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, якынлашып килүче Яңа еллар белән котлап үзенең изге теләкләрен ирештерде. Иске Юмья авылы клубы «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Читать дальше...

Балтачтан Германиягә киткән Илүзә: «Алманнар тынычлык ярата» - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). —  Илүзә, Германиядә   Яңа   ел   исе   сизеләме? Алман   халкы   бүләкләр   өләшергә   яратамы? — Монда Раштуа Яңа ел бәйрәменә караганда мөһимрәк. Ул 24 декабрьгә туры килә һәм гаилә бәйрәме булып санала. Немецлар бу көнне декабрь башыннан ук зарыгып көтә. Монда традицион Раштуа такыясын кулдан ясау яки сатып алу популяр. Ул 4 шәмнән тора. Һәр якшәмбе саен бер шәмне яндыралар, шул рәвешле дүрт якшәмбедә дүрт шәм дә янган була һәм бу Раштуа килүен күрсәтә. Читать дальше...

Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында татар халык ашлары сатыла башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Нью-Йоркта Брайтон-Бич һәм Кони-Айленд-авеню киселешендә (АКШ) татар халык камыр ризыклары белән сату итүче киоск пәйда булды. Бу хакта Фэйсбуктагы «Татарча Америка» төркемендә хәбәр ителә. Яңа ачылган сәүдә ноктасы «Бәхетле. Татар камыр ризыклары & пирожкилар» дип атала. «Брайтонда бу эшне ниндидер кыз башлап җибәрде. Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм бирсен һәм безгә Салаватның өр-яңа кассеталарын җибәреп торсын», — дип комментарий калдырганнар Фэйсбук сайтын кулланучылар.

Роспотребнадзорда Covid-19 йоктыручылар санының кайчан кимиячәген фаразладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елда коронавирус йоктыручылар саны кимиячәк һәм пандемия әкренләп «сүнәчәк». Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының СПИДка каршы көрәш һәм профилактика буенча фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире Вадим Покровскийга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Киләсе елда безне коронавирус пандемиясенең сүлпәнәюе көтә, барлык кеше да җиңел сулап куя алачак», — дип белдерде ул. Белгеч киләсе елда туберкулез... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Суд в Москве запретил давать объявления о вакансиях с припиской "только для славян". Но есть нюанс

Житель Люберец установил рекорд мира по сценическому экстриму

200й спектакль ТАМ ЖЕ ТОГДА ЖЕ с Максимом Авериным и Анной Якуниной состоится в Москве 16 мая

СЭ: «Спартак» связался с Циципасом, чтобы передать греку клубную футболку