Тинчурин театрында Хәбир Ибраһим пьесасы укылачак
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында иртәгә «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында Хәбир Ибраһимның яңа пьесасы укылачак. Тинчурин театрының матбугат хезмәте заманча драматургия белән кызыксынучыларны ачык пьеса укуга чакыра. Иртәгә артистларга һәм тамашачыга Хәбир Ибраһимның «Фидан+Зөһрә» пьесасы тәкъдим ителә. Пьесаны артистлар укый. Фикер алышуда автор да катнаша. Тинчурин театры заманча татар драматургиясен куюга йөз тотты. Үткән театр сезоныннан... Читать дальше...