Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 07.02.2021

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле авылларда концерт күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика авылларында «Туган ил» программасын тәкъдим итә. Тамашалар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Ансамбль коллективы 1, 3, 5 февральдә Татарстанның Кукмара һәм Биектау районнарында чыгыш ясады. Чираттагы концерт 8 февральдә Кукмара районының Ядегәр авылында, 10 февральдә Байлангар авылында була. Тамаша 19 00 сәгатьтә башлана. Концертка керү бушлай. Концерт программасына төрле вокал-хореография композицияләре... Читать дальше...

Опытные садоводы советуют нурлатцам попробовать вырастить рассаду перцев на туалетной бумаге

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Оказывается, можно вырастить рассаду перцев и без земли, на туалетной бумаге. Такой метод идеально подходит для дачников, проживающих в городских квартирах.

Табиб инфаркт һәм инсультка китерә торган дарулар турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Кан басымын кинәт төшерә торган дарулар сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, тел астына куя торган даруларны үз белдегең белән куллану тыела. Аларны кулланганда хаталану исәпсез-хисапсыз инфаркт, инсульт очракларына һәм бөер авыруларына китерә, дип аңлатты табиб һәм «Россия 1» телеканалы эфирында телетапшырулар алып баручы Александр Мясников. «Кан басымыгыз күтәрелгәч, тел астына теге яки бу даруны сал дип әйтәләр. Сез аларның нинди дарулар икәнен яхшы беләсез. Читать дальше...

Ленино-Кокушкино авылында 19 ел имам-хатыйб булган Галимҗан хәзрәт Закиров вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ленино-Кокушкино авылының «Шәһри-Рамазан» мәчетендә 19 ел дәвамында имам вазифасын алып барган Галимҗан хәзрәт Закиров кичә вафат булган. «Шәһри-Рамазан» мәчетенең хәзерге имам-хатыйбы Зефир хәзрәт Хәлилов социаль челтәрдә шул хакта хәбәр итте. «Аллаһы Тәгалә Галимҗан хәзрәтне 6 февраль төнге сәгать икенче яртыда бакыйлыкка алды һәм шул ук көнне туган авылы Ленино-Кокушкино зиратында җеназа намазы укып җирләнде», — дип яза Инстаграм битендә Зефир хәзрәт Хәлилов. Читать дальше...

Азык-төлек департаменты мәктәп ашханәсе ризыгында табылган җеп турында аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казаннның 112нче мәктәбендә укучының пылавыннан ак җеп чыккан. Бу хактагы видеоязма «ВКонтакте» социаль челтәрдәге шәһәр пабликларының берсендә чыкты. Комментарийларда Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясе җавап бирде. Роликта укучының пылаудан ак җеп тартып чыгарганы күренә, җепкә дөгеләр ябышкан. «112нче мәктәптә укучыларны менә шундый ризык ашаталар. Моның өчен департаментка рәхмәт!» — дип язган видео куйган кеше. Читать дальше...

Беренче канал кубогында Камилә Вәлиева җыйган баллар саны дөнья рекордын узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Яшүсмерләр арасында фигуралы шуу буенча 2020 елгы Дөнья чемпионы Камилә Вәлиева Беренче канал Кубогында дөнья рекорды нәтиҗәсен узып китте. Ярыш Мәскәүдә уза. Камилә Вәлиева кыска программада 90,25 балл җыйды. Бу дисциплина буенча дөнья рекордын Алена Косторная (84,45 балл) куйган иде. Вәлиеваның нәтиҗәсе рәсми төстә исәпкә алынмаячак, чөнки ул эчке ярышларда күрсәтелде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Беренче канал Кубогында хатын-кызлар арасында кыска программада... Читать дальше...



Артем Здунов Мордовия хакимияте структурасына Татарстан кешесен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстаннан Ленар Сабиров Мордовия Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Бу хактагы указны Мордовия башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Артем Здунов имзалады. Татарстанның элеккеге икътисад министры Артем Здунов күршедәге Идел буе республикасы хакимияте структурасына Татарстаннан тагын башка кешеләрне дә җәлеп иткән иде. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мордовиянең финанслар буенча вице-премьеры итеп Наталья Таркаева билгеләнде. Читать дальше...

Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин «Tatar American» дип аталган альбом чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туксанынчы елларда популяр булган «Сак-сок» музыкаль төркеме солисты, Америкада яшәүче татар җырчысы Оскар Акчурин « Tatar American » дип аталган альбом чыгарган. «Мин VG Music лейблы белән контракт төзедем, алар минем альбомнарымны Spotify, Pandora, Aplle music, I-tunes, Youtube, Youtube music, Deezer кебек танылган музыкаль платформаларга урнаштырдылар», — диде Оскар Акчурин «Татар-информ» хәбәрчесенә. Альбомга заманча аранжировкада «Тала-тала»... Читать дальше...

Бөгелмә районы башлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 7 февраль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмә районының гомуми белем бирү оешмаларында барлыгы 10 922 укучы белем ала — алар барысы да кайнар ризык белән тәэмин ителгән. «Яңа мәктәп» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча, мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итүне тикшерәләр. Әлеге тикшерүләрдә төрле дәрәҗәдәге депутатлар, ата-аналар комитеты һәм мәктәп активы вәкилләре бергә катнаша. Бөгелмә муниципаль... Читать дальше...

Әлки районына «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 7 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» , Айрат Лотфуллин). Якын көннәрдә Әлки районыүзәк хастаханәсе поликлиникасына Гам-КОВИД-Вак даруының 140 дозасы кайтарылачак. Районда яшәүче тагын 70 кешегә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясау мөмкинлеге булачак. Яңа партия килгәннән соң, медицина хезмәткәрләре халыкны вакцинациягә чакырачаклар. Бүгенге көндә прививка ясатырга 42 кеше язылган. Прививка ясатырга теләүчеләр үзләренең участок терапевтына яки ФАП фельдшерына, шулай ук 8(84346)... Читать дальше...

Зәй заводы бер миллион тоннадан артык шикәр чөгендере кабул иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). «Зәй шикәре» ААҖ шикәр әзерләү сезонын уңышлы тәмамлады. Завод 1 млн 249 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән. 194 мең тоннадан артык шикәр (узган ел белән чагыштырганда 44 тоннага күбрәк), 50 мең тонна меласса һәм 56 мең тонна грануллы чөгендер сыгынтысы эшләп чыгарды. Әлеге сезонда шикәр чыгышы 15,6 процент тәшкил итте. Бүгенге көндә завод, инвестиция чараларын гамәлгә ашырып һәм ремонт чорында сезонга җентекле әзерләнү эшләрен башкарып, уртача тәүлеклек куәтне арттыру буенча планлы эш алып бара. Читать дальше...

Чүпрәле районының үз медале булачак

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 7 февраль, «Татар-информ, «Туган як», Резидә Җамалетдинова). Чүпрәле районының үз медале белән Россия Федерациясе гражданнары да, чит ил гражданнары да бүләкләнергә мөмкин. Чүпрәле районы үсешенә шәхси өлеш керткән кешеләр «Чүпрәле муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бүген Чүпрәле районы Советының алтынчы утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль турында»гы мәсьәләне карады. Читать дальше...

Апаста яшәүче утыз ел үзе ясаган тракторда йөри

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 7 февраль, «Татар-информ», «Апас-информ» ). Апаста яшәүче Рәмис Ибраһимов тимер атын моннан 30 ел элек ясаган. Трактор әле дә уңган куллы хуҗасына хезмәт итә. Рәмис абый төзелеш оешмасында 20 ел токарь булып эшли. Тракторын да шул елларда җыя. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «4-5 ел буе җыйдым. Тракторым — өйдә ярдәмче. Барлык эшне дә шуның белән эшлим. Бик уңышлы техника булды. Аны ясаганда миңа 36 яшь кенә иде. Трактор утын, печән алып кайту, кар түгү кебек эшләр өчен кул астында үземнең техникам бар. Читать дальше...

Актанышта мәгариф хезмәткәрләре катнашында спартакиада булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 7 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). 6 февральдә Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча спартакиадасы узды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшен көчәйтү максатларында, Катнашучылар иң әүвәл Бүләк чаңгы юлында җитезлекне сынадылар. «Лачын» боз-спорт сараенда шорт-трек, «Дулкын» бассейнында йөзү буенча ярыштылар. Ә бәйгеләрнең иң күңеллесе «Батыр» спорт-сараенда дәвам итте. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Российский теннисист Рублев вышел в финал турнира «Мастерс» в Мадриде






Посол Нидерландов Хиллес  Плух завершил миссию в России

Суд оправдал журналиста, раскрывшего тайну схождения Благодатного огня

В США заявили о подготовке государственного переворота у границ России

Стало известно, когда и на сколько увеличат военные пенсии в России