Арчада «Күчтәнәч» суыткычында фермерларның барлык төр продукциясен сатып алырга була
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Арча районында сатучысыз микромаркетка «Күчтәнәч» суыткычы куелачак. Анда фермерларның барлык төр продукциясен сатып алырга була. «Гадәттә, без районга киләбез, күчтәнәчкә җирле продукция алырга телибез, тик берничә кибеткә керергә туры килә. Бер суыткычка фермерлар үз продукцияләрен куеп, кулланучы аны сатып ала алсын иде, дип теләдек», — дип сөйләде Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...