Татарстанда Каюм Насыйри исемендәге китапханә-музей ачылачак
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бөек татар галиме һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 196 ел тулу уңаеннан 27 февральдә Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында китапханә-музей ачыла. Мирасханәне булдыру белән шушы авылда яшәүче Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина 2016 елда ук шөгыльләнә башлаган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Музей-китапханә ачылу - «Татар авылына сәяхәт» проекты кысаларында мәдәни мирасны саклау һәм этнотуризмны үстерү буенча күп адымнарның берсе генә. Читать дальше...