Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Новости за 12.04.2023

Россиядә армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр реестрын булдыруның якынча срогын атадылар

Tatar-inform.tatar 

Закон проекты кабул ителгән очракта, Россиядә армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр реестрын көзге чакырылыш башланыр алдыннан булдырачаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Нурлатский ансамбль эстрадного танца «Эсперанса» выступит на Гала-концерте в Казани

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

По итогам выступлений на суперфинале XXIII Ежегодного открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «Созвездие-Йолдызлак» ансамбль эстрадного танца «Эсперанса» под руководством Ольги Ильиной выступят на гала-концерте в культурно-развлекательном комплексе «Пирамида» в Казани.

Кемеровоның «Мөнирә» Җәмигъ мәчетендә «Рамазан – Коръән ае» дигән бәйге узды

Tatar-inform.tatar 

Кемерово шәһәренең «Мөнирә» Җәмигъ мәчетендә Изге Рамазан аена багышланган Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге конкурсны беренче тапкыр мәчеткә йөрүче 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үткәрделәр. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Газ баллонын законсыз файдаланган өчен штрафны берничә тапкыр арттырырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Россиядә газ баллоннарын законсыз файдаланган өчен штраф күләмен берничә тапкыр арттырырга мөмкиннәр. Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катырин РФ вице-премьеры Александр Новакка язган хатында шушы инициатива хакында бәян иткән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Читать дальше...

Истанбулда беренче тапкыр «Чикләвек» интеллектуаль уенын үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Төркиянең Истанбул шәһәрендә беренче тапкыр татар телендә «Чикләвек» интеллектуаль уены узды. Изге Рамазан аенда уенны ифтар белән берләштерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына оештыру комитеты әгъзасы һәм викторинаны алып баручы, ТР Яшьләр советы активисты Илназ Исмәгыйлев хәбәр итте.

Читать дальше...



Казанда хәрби комиссариатны яндырмакчы булган мәктәп укучысын ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Azatliq.org 

Былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11нче сыйныф укучысы тоткарланган иде. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.

Казанда Рамазан уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бер көн бушлай йөриячәк

Tatar-inform.tatar 

14 апрельдә, изге җомга көнендә, Казанда беренче тапкыр 30нчы автобус (борт номеры — 720) Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөриячәк. Казанлылар һәм башкала кунакларына мондый үзенчәлекле бүләкне Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды ясый, ул «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Алексей Песошин татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Космонавтика көне безгә космонавтларның хезмәте һәм батырлыгы, галимнәр һәм ракета-космос тармагында эшләүчеләрнең таланты һәм осталыгы нәтиҗәсендә ирешелгән гаять зур фәнни-техник алгарыш хакында искәртә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның республика халкын әлеге истәлекле дата уңаеннан котлавында шундый сүзләр бар.

Читать дальше...

Россиялеләр өчен кредит каникуллары ел ахырына кадәр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы гражданнар һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен кредит каникулларын агымдагы елның ахырына кадәр озайту турында закон кабул итте. Заемчы (физик зат, шәхси эшмәкәр яки кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты) 31 декабрьгә кадәр кредиторга килешү шартларын үзгәртүне һәм кредит каникуллары бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Космонавтика көне белән котлады. Ул үзенең кабинеты тәрәзәләреннән төшерелгән гадәти булмаган күренеш белән видеоны телеграм-каналына урнаштырган.

Читать дальше...

Казанда «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең конкурс көннәре узачак

Tatar-inform.tatar 

Апрель ахырында Казанда XXX «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең конкурс көннәре узачак. Ул Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте, дип белдерә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Уфада “Ватан” батальонын сугышка җибәрәләр, шуның өчен урамнар ябылып тора

Azatliq.org 

Уфа мэриясе матбугат хезмәте хәбәренчә, урамнарны бүген Уфа вакыты белән көндезге сәгать икедән бишенче яртыга кадәр ябып торачаклар. Бу сәгатьләрдә җәмәгать транспорты да башка юлдан хәрәкәт итәчәк.

Новости России
Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».


Казанда сукыр һәм начар күрүче балалар өчен җәйге музей лагерына волонтерлар җыялар

Tatar-inform.tatar 

2023 елның июнендә Казан Кремле территориясендә сукыр һәм начар күрүче балалар өчен музей лагере ачылачак. Алты көн дәвамында балалар музейларга һәм күргәзмә залларына, иҗади дәресләргә һәм мастер-классларга йөри алачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Камада хезмәтне саклау белгечләре арасында осталык конкурсы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәтне саклау белгечләре арасында осталык конкурсы игълан итә. Конкурс Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышлана, ул ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чаллыда Шамил Идиатуллин романы буенча сериал төшерергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Триикс Медиа» кинокомпаниясе белгечләрен кабул итте. Кунаклар өчен экскурсия үткәрделәр, милли театр эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аларны театрның интерьеры, репертуарның үзенчәлекле булуы сокландырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Олы Кайбычта яшәүче гаилә «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең зона турында җиңде

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәледә «Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан җиде гаилә катнашты. Кайбыч районы данын муниципаль этапта җиңү яулаган Гарәфетдиновлар гаиләсе яклады.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Грузовик насмерть сбил мужчину на электровелосипеде в Москве

Крестивший Белоусова священник заявил о его честности и патриотизме

Турнир памяти каратистов прошел в Электростали

В Самаре началась проходка тоннеля до станции метро "Театральная"