Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 03.07.2023

Татарстан Югары мәхкәмәсе 16 яшьлек кызның үлеме өчен хастаханәдән ата-аналарына 4,2 миллион сум түләтү карары чыгарды

Azatliq.org 

Татарстан Югары мәхкәмәсе Антонина һәм Илдар Мөхәммәтҗановларга рухи зыянны каплау күләмен ике тапкырга арттырып, һәркайсына 2 миллион сум түләтү карары чыгарды.

Миңнеханов «РЕБУС-2023» форумында: Тарихи шәһәргә инвестиция озак вакытка исәпләнгән

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт һәм шәхси девелопмент заманча сыйфатлы объектлар төзү өчен күп тырыша. Алар тарихи үзәктә төзелеш башкара һәм монда баланс саклау мөһим: төзелеш халык өчен файдалы булырга, архитектурага туры килергә һәм шул ук вакытта икътисади яктан акланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕБУС 2023: Тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумы пленар утырышы алдыннан әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш турында: Без килеп чыккан хаталарны күрәбез

Tatar-inform.tatar 

Казанның тарихи үзәге – бер яктан караганда хакимият өчен зур проблема, тик икенче яктан караганда, әгәр барысын да дөрес структуралаштырсаң һәм оештырсаң аның җитди инвестицион җәлеп җитүчәнлеге бар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕБУС» Халыкара форумының пленар утырышында әйтте.

Читать дальше...

Бу атнада Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертергә планлаштыралар. Тулаем алганда республикада туфрак һәм атмосфера корылыгы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Читать дальше...



«Казан утлары» Нәзифә Кәримованың «Изге ат» дип аталган кесә китабын чыгарды

Tatar-inform.tatar 

«Казан утлары» журналы редакциясе китапханәсендә егерме беренче китап чыкты. «Изге ат» дип исемләнгән әлеге китапның авторы - язучы, журналист Нәзифә Кәримова.

Читать дальше...

Омскида татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Равил Бикбавов вафат

Tatar-inform.tatar 

Омск шәһәрендә Закон чыгару җыенының элекке депутаты, төбәкнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, өлкәнең мактаулы гражданины һәм Омск өлкәсенең «Мәдәният» татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Равил Бикбавов 85 яшендә вафат булган. Бу хакта автономия сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Миңнеханов Дума комитеты җитәкчесе белән төзелеш тармагын үстерү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу «РЕБУС 2023: Экономика строительства в историческом центре» Халыкара форумы кысаларында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ләйсән Хаҗиеваның «Тукай кызлары» коллекциясе иң яхшы товарлар бәйгесендә лауреат булды

Tatar-inform.tatar 

Дизайнер Ләйсән Хаҗиеваның «Тукай кызлары» коллекциясе Татарстанның иң яхшы товарлары арасында җиңү яулады. Ел сан Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтү буенча лидерлар исемлеге билгеләнә. Быел әлеге бәйгедә шушы коллекция ТОП-бишлеккә кереп, лауреат исемен алды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

«Итил» яңа этник мәдәният фестивале Горький паркында узачак

Tatar-inform.tatar 

12 августта Идел буе халыкларының «Итил» яңа этник мәдәнияте фестивале өченче тапкыр уздырыла. Чара беренче мәртәбә Горький исемендәге паркта узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Вильфанд: 9 мая стало самым холодным за историю наблюдений в Москве


По поручению мэра Челнов в оздоровительных лагерях проведут работу по ПДД

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Мэр Набережных Челнов Наиль Магдеев поручил в загородных лагерях особое внимание уделить питанию, а также провести большую разъяснительную работу для детей по правилам дорожного движения.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Ученый Богачев: впервые за 20 лет случилась буря высшего балла

Марья Лиивала стала новым послом Финляндии в России

Baza: более 26 миллионов рублей исчезло со счетов московского монастыря

«У нас бабичник»: Гузеева улетела на малую родину без мужа и дочери