Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 03.07.2023

Миңнеханов кулинар Сталик Ханкишиевтан татар ашлары турында китап язуын сораган

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулинар язучы һәм танылган блогер Сталик Ханкишиевка татар ашлары турында китап язарга заказ биргән. Бу хакта блогер Кама Тамагы районына сәфәре вакытында әйтте, дип яза «Идел таңнары» газетасы.

Читать дальше...

Хәрби корреспондентлар браконьерларның көймәләрен хәрбиләргә тапшырырга тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

Россия Язы хәрби корреспондентлары браконьерлардан конфискацияләнгән көймәләрне армиягә тапшыруны үтенеп төбәк башлыкларына мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгать Россия Язы хәрби корреспондентларының, волонтерларның Телеграм-каналында чыкты.

Читать дальше...

Чаллы курчак театры Илгиз Зәйниев куйган спектакль белән Тольятти фестивалендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Чаллы дәүләт курчак театрының Мольер әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Скупой» спектакле Тольяттида узган «Куксъезд» курчак театрлары фестиваленең махсус дипломына ия булды. Жюри театрның перчаткалы курчаклар белән эшләүдә режиссерлык һәм башкару сәнгатен билгеләп үткән.

Читать дальше...

Нурлатта ике яшьлек кыз коега егылып төшеп һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Кичә Нурлатта ике яшьлек баланың югалуы турында игълан иттеләр.

«Татар-информ»га билгеле булганча, соңрак кыз баланы бер коедан тапканнар. Бала коега егылып төшкән һәм һәлак булган.

Фаҗига урынына шәһәр прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Осипов килгән.

«Процессуаль тикшерү оештырылды. Бу хәл прокуратурада контрольгә алынды», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фото: © ТР Прокуратурасы



Татарстанда социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы уза

Tatar-inform.tatar 

3 июльдән 7 июльгә кадәр Татарстанда социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Очрашуларны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре оештыра.

Читать дальше...

Казанда мәктәпкә кабул итү кампаниясенең икенче этабы 6 июльдә башлана

Tatar-inform.tatar 

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясенең икенче этабы 6 июльдә башлана. Булачак укучыларның ата-аналары яки законлы вәкилләре гаризаны өч ысул белән – Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталлары аша, мәктәпкә мөрәҗәгать итеп һәм «Россия Почтасы» аша тапшыра ала.

Читать дальше...

Апас райоының Морзалар авылы мәктәбе 50 еллык юбилеен бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

Апаста гына түгел, республикада танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән Морзалар урта мәктәбенә 50 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды. Бу хакта «Апас-информ» сайты яза.

Читать дальше...

Сабада «Автоледи-2023» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

Саба районынының автомобиль йөртүче хатын-кызлары арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Быел бәйгедә 14 автоледи көч сынашты. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Читать дальше...

"Бу республикага һич файда китермәс". Кытай Татарстанга экспансиясен арттыра

Azatliq.org 

Татарстанда Кытайның логистик комплексы төзелә башлануын кытайлар республикага озакка һәм ныклап килә дип кабул итә белгечләр. Пекин бу проектлар белән акча гына эшләми, әкрен генә экспансия дә алып бара. Татарстанның нефтехимия өлкәсе Кытайда аеруча зур кызыксыну тудыра, ди алар.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Наш Бессмертный полк: рассказывает Нина Илларионова

Зобнин открыл счёт в матче «Спартак» — «Краснодар» в 28-м туре РПЛ

В Москве жители дома две недели слышат мяуканье запертой в квартире кошки

Пятиэтажный дом частично обрушился в Республике Коми