Режиссер Айрат Абушахманов Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрыннан эштән алынырга мөмкин
Режиссер бу хәлне өлешчә раслый, әмма театр җитәкчелеге бөтен театр труппасы ялда, бернинди дә карарлар юк дип яза. Җәмәгатьчелек моны халыкны тынычландыру чарасы дип атый, режиссерны яклап пикетка чыгарга әзер булуын язучылар бар.