Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Питрәч районы авылларында 19 ишегалды яңартылачак

0
Питрәч районы авылларында 19 ишегалды яңартылачак

(Питрәч, 16 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» ). 2021 елда Питрәчнең Пановка, Колай һәм Иске Шигали авылларында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 19 ишегалды яңартылачак. Бу көннәрдә биредә яшәүчеләр белән җыелышлар уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуларда булачак ишегалды проекты турында фикер алышалар. Һәркем үз фикерен әйтә. Биредә яшәүчеләрнең теләкләре эш планын билгели дә инде.

«Гадәттә башта гражданнар фикере төрле була, әмма нәтиҗәдә, алар бердәм карарга киләләр. Барлык тәкъдимнәрне дә туплыйбыз, аннары проектчылар аны кәгазьдә терки. Соңрак без халыкка тулы проектны тәкъдим итәчәкбез», — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Узган атнада Пановкада очрашу узды.

«Без балалар мәйданчыгы, парковка булуын телибез. Планлаштырылган барлык эшләр дә тормышка ашырылыр дип өметләнәбез», — диде Үзәк урамындагы 17нче номерлы йорт буенча җаваплы Виктор Волков.

«Бездә тротуарлар ясаячаклар, яктырткычлар урнаштырачаклар. Безне программага кертүләре сөендерә, аның ярдәмендә ишегалдын төзекләндерәчәкләр. Бу безнең йорт яны территорияләрен төзекләндерергә генә түгел, ә авылның йөзен үзгәртергә ярдәм итәчәк дип уйлыйм», — дип өстәде күрше 21нче йортта яшәүче Марина Золина.

Фикер алышуда башка мәсьәләләр дә каралды — каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы, киемнәрне киптерү урыны, чүп савытлары, эскәмияләр һәм башка кече архитектура формалары.

Декабрь дәвамында мондый очрашулар киләсе елга әлеге программа эшләячәк тагын ике авылда узачак. Шулай ук әлеге ишегалларында су үткәрү һәм канализация челтәрләрен алыштыру өчен район акчаларын җәлеп итү планлаштырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Сын Куклачева: отец чувствует себя гораздо лучше, но пока под наблюдением врачей

Российское высшее образование — одно из лучших в мире, заявили в правительстве Вьетнама

Мальчик потерял память и поседел из-за занозы в ноге

Более 9 га земли для программы реновации выделила Москва в I квартале 2024 года