Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Илсур Һадиуллин: Бер ел эчендә генә икенче смена белән бәйле мәсьәлә хәл ителмәячәк

0
Илсур Һадиуллин: Бер ел эчендә генә икенче смена белән бәйле мәсьәлә хәл ителмәячәк

(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, әле бер ел эчендә генә мәктәпләрдә икенче сменадан котылып булмаячак. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда әйтте. «Республикада 30 меңнән артык бала икенче сменада укый, бу барлык укучыларның 11 процентын тәшкил итә. Шөкер, бездә өченче смена юк. Әле бер ел эчендә генә икенче смена мәсьәләсе ябылмаячак. Тик мәктәпләр алга таба да төзеләчәк», — дип белдерде министр. «Салават күпере» микрорайонында тагын бер мәктәп төзеләчәген әйтте. Илсур Һадиуллин быел җиде мәктәп һәм мәктәпкә ике янкорма файдалануга тапшырылганын искәртте. Казан, Питрәч, Алабуга, Әлмәт, Чистай, тагын берничә районда яңа мәктәпләр сафка басты. Министр Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше программалары гамәлгә ашырылуын, киләсе елда 13 балалар бакчасы төзеләчәген әйтте .




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Пермь обогнала Москву по росту цены бизнес-ланча

У «Балтики» есть шанс: у «Спартака» в Калининград не прилетели Соболев и Бабич

Виртуальный концертный зал Магаданской филармонии открывает колымчанам жемчужины музыкального искусства

Москвичам рассказали, когда в столицу вернется тепло