Чирмешән районында эшсезләр саны арткан
(Чирмешән, 3 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Пандемия чорында, аеруча сентябрьдә, Чирмешәндә эшсезләр саны арткан, бу айда эш эзләп үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр саны 176га җиткән. Былтыр эш бирүчеләр үзәк аша 178 вакансия тәкъдим иткәннәр. Эшсез буларак исәптә торучы 175 кеше эш таба алган, шуларның 52се район мәшгульлек үзәге юлламасы буенча килгән.
Каникул вакытында балигъ булмаган 22 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылган, бу максатларга республика бюджетыннан 44 мең сум акча бирелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Хезмәт яшендә булган, физик мөмкинлеге чикле гражданнарны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелә, Бүгенге көндә районда андыйлар 452, шуларның 29,8 проценты эшли. Үткән ел дәвамында, үзәк аша 16 инвалид эшле булды. Мөмкинлеге чикле бер ир-ат бизнес-план яклап шәхси эшен башлап җибәрде», — ди район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова.
2020 елда өч вакансия ярминкәсендә 8 оешма эш урыннары тәкъдим иткән, анда катнашкан кырык кешенең сигезе эшкә урнаштырылган. Оешмаларда аеруча эшче һөнәр ияләренә сорау зур.
«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк сигез кеше яңа һөнәр үзләштергән, бу максатларга 152 мең сум акча тотылган.
«Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык» проектын тормышка ашыру максатларында, өч яшькәчә бала тәрбияләүче 16 әни кеше дә төрле курслар узган.
Үткән ел район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 1978 кешенең 439сы эшкә урнашу нияте белән килгән. Эшсез калучылар арасында 29 яшькәчә кешеләр дә шактый.