Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Саратовта Алишер Навои истәлегенә багышланган әдәби кичә булды

0

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Саратовта XV гасырның танылган үзбәк шагыйре, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе һәм дәүләт эшлеклесе Алишер Навои истәлегенә багышланган әдәби кичә булды. Чарада Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр буенча төбәк министрлыгы вәкиле Тимофей Лещенко, Саратов шәһәре хакимияте вәкиле Кирилл Червяков, җәмәгать эшлеклеләре, имамнар һәм эшмәкәрләр катнашты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунаклар очрашуның әһәмиятен әйтте, анда төрле буын кешеләре танылган шәхесләрнең мирасы турында белә һәм аларның иҗаты белән якынрак таныша ала. Алишер Навои 1441 елда Гератта (хәзерге Әфганстандагы шәһәр) туа. Үзенең төп әсәрләрен әдәби чагатай телендә (иске үзбәк) иҗат итә, аның үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Нәвои иҗаты төрки телләрдә әдәбият үсешенә көчле этәргеч бирә. Үзенең иҗади эшчәнлеген ул шулай ук фарсы телендә Фәни тәхәллүсе белән дә алып барган. Чарада катнашучылар кунакларга танылган фикер иясенең биографиясен, ә укучылар Алишер Навои шигырьләрен сөйләде. Моннан тыш, Саратов академия опера һәм балет театры солисты Аббосхон Рәхмәтуллаев башкаруында үзбәк телендә әсәрләр яңгырады, ул «Туран» милли-мәдәни үзбәк үзәге белән берлектә әдәби кичәне оештыруда актив катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Эти советские вещи так круто передают ту атмосферу, но уже почти все утрачены

Ремонт эскалатора изменит режим работы «Звездной» до июля

"Не вздумайте брать этот чай даже по акции": Росконтроль назвал три марки, которые в черном списке

Зачем подставлять лицо ветру и обходить огород 12 мая: приметы и запреты на день Девяти целителей