Рөстәм Миңнеханов Россия Социаль фонды җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Социаль фонды җитәкчесе Сергей Чирков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
«Социаль өлкәдә хезмәттәшлек, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре каралды», – дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Социаль фондының республика бүлекчәсе илдә пенсионерлар, иминиятләштерүчеләр һәм иминиятләштерелгән затлар саны буенча иң эре бүлекләрнең берсе.
Очрашуда Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин катнашты.
Россиянең Социаль фонды 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады, аның составында Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләштерелде.