Нефтекамада «Әбиләр һәм оныклар туган телдә сөйләшә» дигән шәһәр бәйрәме узды
Башкортстанның Нефтекама каласындагы 10нчы мәктәп базасында «Әбиләр һәм оныклар туган телдә сөйләшә» дип аталган шәһәр бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашучылар гаиләдә туган телне ничек саклауларын, гаилә бәйрәмнәрен ни рәвешле үткәрүен, халык традицияләрен буыннан буынга ничек тапшыруларын күрсәтте. Әбиләр һәм аларның оныклары татар телендә башкарган музыкаль номерлар бәйрәмнең бизәге булды.
Чараны «Ак калфак энҗеләре» фольклор ансамбле Татар мәдәнияте көннәре кысаларында шәһәр мәктәпләре катнашында үткәрде.
Искәртеп узабыз, мондый чаралар туган телне, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне сакларга, укучыларда туган телне өйрәнүгә карата кызыксынуны арттырырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.